Яңа Әлем мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары махсус хәрби операциядәге сугышчыларга челтәр үрү өмәсендә катнашты
Бүген Яңа Әлем мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары махсус хәрби операциядәге сугышчыларга сетка-челтәр үрү өмәсендә катнашты.
Яңа Әлем авылында лаеклы ялдагы хатын-кызлар берләшеп махсус хәрби операциядәге сугышчыларга маскировка өчен челтәр-сеткалар үрә башлаган иде. Алтын куллы, тырыш апа-әбиләргә бүген Яңа Әлем мәктәбенең ЮИД отряды әгъзалары да кушылды.
Укучылар, район Юл хәрәкәте иминлеге пропагандасы бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм сыйныф җитәкчеләре Лилия Сәлимҗанова белән сетка-челтәр үрүдә булыштылар. Волонтер ЮИДчыларның бу матур гамәлләре хуплауга лаек.
Челтәр үрүдә Яңа Әлем авылының инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлчәчәк Фасихова башлап йөри. Гөлчәчәк ханымның туганы да махсус хәрби операциядә. Гаиләләренә ил афәте кагылган ханым кулыннан килгәнчә сугышчыларга ярдәм итәргә тели. Абыйсы вафат булганнан соң буш торган йортны җылытып, авылдашларын челтәр үрергә чакыра. Ватсаптагы "Авылдашлар" төркеменә бу хакта язгач, ЮИД отряды да фронттагыларга ярдәм итәргә килгәннәр.
Бергәләп эшләгәч, маскировка үрү тагы да тизрәк бара. Гөлчәчәк Фасихова ЮИД отряды укучыларына, аларның җитәкчеләренә ярдәмнәре өчен олы рәхмәтен белдерде.
Бүгенге өмә чәй табыны янында төгәлләнде. Юл хәрәкәте иминлеге пропагандасы бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова үзе пешереп алып килгән тәмле торты белән челтәр үрүче апаларны сыйлады. Ләйсән Рәдиф кызы буш вакытында тәмле тортлар ясый. Әлеге татлы ризыгын ул күчтәнәч итеп тырыш апаларга, әбиләргә дә алып килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев