Игелекле юлда: «Без бергә» фонды артистлары Тукай районында кунакта
Актанышның «Без бергә» хәйрия фонды каршында эшләп килүче артистлар труппасы игелекле миссиясен дәвам итә. Труппа артистлары Актаныш районы авыллары буйлап хәйрия концертлары куеп йөриләр. Бу тамашаларның төп максаты — изгелек кылу: концертлардан кергән барлык акчалар махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга ярдәм алу өчен тотыла.
Авылларда зур җанлылык
Хәйрия чаралары һәр авылда зур дулкынлану белән үтә. Авыл халкы бу изге эшкә бик актив кушыла. Тамашачылар концерт карап кына калмый, үзләре дә артистлар белән бергә сәхнәгә менеп, җыр-биюләре белән чыгыш ясыйлар. Бу бердәмлек — бүгенге көндә безнең иң зур көчебез!
Чикләр киңәя: Калмаш халкына рәхмәт!
Бу юлы артистларыбыз районыбыз чикләрен узып, күрше Тукай районының Калмаш авылына юл тоттылар. Калмаш тамашачылары Актаныш артистларын искиткеч җылы кабул итте.
«Безнең максат — җыр-моң аша күңелләрне җылыту һәм фронттагы егетләребезгә матди ярдәм туплау. Калмаш халкының битараф калмыйча, илебезне яклап көрәшүче солдатларга ярдәм күрсәтүе сокландыра», — ди артистлар.
Бергә булганда гына без көчле! Игелекле эшләребез дәвамлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев