Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Иске Солтангол халкы махсус хәрби операциядәге якташларыбызны Ватанны саклаучылар бәйрәме белән котлый

Актаныш районыннан чираттагы унҗиденче гуманитар ярдәм 16 февраль көнне юлга кузгала, халкыбыз әнә шулай үз батырларын Ватанны саклаучылар бәйрәме белән котлый. Әлеге гуманитар ярдәмгә Иске Богады авыл җирлегенә караган Иске Солтангол халкы да үз өлешләрен кертте.

Иске Солтангол кечкенә генә авыл саналса да, бүген шушы туфракта туып-үскән 3 егетләре Ватаныбызның киләчәге өчен махсус хәрби операциядә неонацизмга каршы көрәшә. Илнар Хөснетдинов 2022 елдагы мобилизациянең беренче көннәреннән үк махсус хәрби операциягә юл тотты. Илгиз Шәйхразыев хәрби хезмәттән соң контракт нигезендә яу кырына китте. Ә Фәндил Камалов илебезнең киләчәген хәл итүче операция барышында батырларча һәлак булды.

Менә шушы асыл егетләрнең язмышлары авылдашларның күңеленнән беркайчан да чыкмый. Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга һәрвакыт ярдәм итеп, булышып торалар. Шушы көннәрдә авыл хатын-кызлары клубта җыелышып коры ашлар өчен өй токмачлары кистеләр.

Иске Солтанголда яшәүчеләр «Без бергә» рәсми волонтерлар төркеме белән һәрчак элемтәдә. Узган ел махсус хәрби операциядәге солдатлар соравы буенча дүрт 10 метрлы маскировка челтәрләре үрделәр. Быел исә волонтерлар тәкъдиме белән коры ашлар өчен токмач кисәргә алындылар.

Кечкенә генә агач йортта урнашкан авыл клубы бу кадәр авылдашлар җыелгач, тыгызланып та калды. Чөнки һәркемнең Җиңүгә үз өлешен кертәсе килә. Хатын-кызлар бердәм булып 100 йомыркага өй токмачы басып, җәеп, кисеп куйдылар. Бөек Ватан сугышы чорын хәтерләүче, балачаклары шушы дәһшәтле чорга туры килгән өлкәннәр солдатларыбызның хәлен тагы да ныграк аңлый. Беренчеләрдән булып олы яшьтәгеләр токмач әзерләргә онын, йомыркасын китерәләр. Сугышчыларның өсте-башын яңартырга дип атап, акчалата ярдәм күрсәтәләр. Гомумән, авылдашлар Актаныштан китүче гуманитар ярдәмгә һәрвакыт үз өлешләрен актив кертеп бара. 

Авылыбыз кечкенә булса да, анда зур йөрәкле, киң кңнелле кешеләр яши. Солтангол авылы халкы элек-электән бердәм булуы белән аерылып торды. Әгәр дә ярдәм кирәк булса, тиз арада читтә яшәуче авылдашлар да хуплап ала. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм оештырырга булгач, авылыбызның киленнәре, апалары, әбиләре токмач кисәргә дип килделәр. Токмач кисүдә катнашкан барлык авылдашларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Дөньяларыбыз тынычланып, егетлэребез исән-сау эйләнеп кайтсыннар,- ди клуб мөдире Илфира Исламова.

Иске Солтангол авылы халкы солдатларга җылы һәм эчке киемнәр дә әзерләгән, башка кирәк-яраклар китерүчеләр дә шактый. Менә шушы ярдәмнәрнең барысын да җыеп, хәстәрләп, тартмаларга пөхтәләп тутырып, клуб мөдире Илфира Исламова ире Рузил белән «Без бергә» фондына тапшырды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев