Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Мәктәп директорлары киңәшчеләренең координаторы Гөлнур Зарипова: Безнең заман геройларыбыз даруларыбызның файдасын күрсеннәр

Районыбызда «Без — бергә» волонтёрлар хәрәкәтенә кушылучылар да, ярдәм чаралары оештыручылар да көннән-көн арта.

— Ноябрь ае — мәктәпләребездә мәрхәмәтлелек ае! Без шул ай кысаларында ярминкәләр үткәрдек. Аннан кергән керемгә без махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен, госпитальләрдә дәваланганнарга дарулар алдык. Бу миһербанлык акциясенә районыбызның барлык уку йортлары актив кушылды. 


— Изге гамәлне мәктәп директорларының тәрбия эшләре һәм җәмгыять оешмалары белән эшчәнлек буенча киңәшчеләре башлап җибәрделәр. Хәрбиләребезгә бик күп төрле дарулар алдык, волонтёрларыбыз безгә нинди препаратларга мохтаҗлык булганын әйттеләр. Бик зур рәхмәт белдерәбез балаларга, аларның әти-әниләренә, ди киңәшчеләрнең муниципаль координаторы Гөлнур Зарипова.

Тартмаларга тутырылган ярдәм чаралары районыбызның Җәмигъ иман йорты янындагы «Ихлас гамәл» үзәгенә тапшырылды. Биредән исә изге йөрәкле волонтёрларыбыз гуманитар йөкне МХО территориясенә озатачаклар.

Кыюлык, батырлык, ватанпәрвәрлек, туган илне сөю — бу безнең ватандашларга, якташларга хас сыйфатлар. Һәр мизгелдә гомерләрен куркыныч астына куйган, барыбызның да тынычлыгыбызны саклап, явыз дошман белән алышкан яктшарыбызның үтенечләренә беребез дә битараф калмабыз, һәрвакыттагыча, бердәм булып, яу кырында таләп ителгән әйберләрне алга таба да җыеп җибәрү эшенә кулыбыздан килгән кадәр үз өлешебезне кушарбыз дигән ныклы ышанычта калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев