Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җибәрү февраль башына планлаштырыла

Бүген гуманитар ярдәм туплана торган «Яшьлек» яшьләр үзәгенең ишекләре ябылып тормый.

Районыбызның авыл җирлекләрендәге мәдәният йортлары, китапханәләр, мәктәп коллективлары, балалар бакчалары- барысы да күмәк көч белән махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм әзерләп «Яшьлек»кә китерә.

Аерым гражданнар да илдә барган вәзгыятьтән читтә түгел. Бик күпләр акчалата булыша. Тиз бозылмый торган азык-төлек, медикаментлар, көндәлек кирәк-яраклар, солдатларыбызга җылы һәм эчке киемнәр күтәреп волонтерларыбызга тапшыралар. 

Куян авылы клубы мөдире Роза Хәбетдинова авылдашларының бердәмлегенә, игелекле булуларына соклана. 

- Бер-ике көндә 550 окоп шәме ясадык. 150 сенә парафин эретеп салып куйдык, калганнарын парафин кайту белән тутырып Актанышка, гуманитар ярдәм кабул итү пунктына илтәбез. Хатын-кызлар да, ир-егетләр дә окоп шәме ясарга вакытлары булу белән килделәр. Барыбыз да бу операциянең тизрәк тәмамлануын, егетләребезнең исән-сау туган якка кайтуын көтәбез,- ди Роза апа. 

"Без-бергә!" волонтерлар төркеме җитәкчесе Гөлинә Иделбаева нәкъ тә окоп шәмнәренең моңарчы күрелмәгән күләмдә ясалуын әйтте. Бу юлы актанышлыларның кул җылысы белән күңел җылысы кушып ясалган 3 меңнән артык окоп шәме кайнар нокталарга озатылачак. 

- Актанышбаш җирлегендә яшәүчеләр генә дә 1000нән артык шәм ясады. Февраль башында юлга кузгалачак гуманитар йөк машинасында Фәрдиевләрнең КФХсы тарафыннан бирелгән ваккуумлы итләр шактый гына булачак.

Әлеге эшмәкәрләр үзләрендә үстерелгән кош итләрен төргәкләп, тиз бозылмый торган итеп әзерләделәр.  Бик зур рәхмәт аларга!- ди Гөлинә Иделбаева.

 Районыбызның төрле авылларында яшәүче ужган ханымнар яраларны тиз төзәтә торган мазьларны да егетләребез тизрәк аякка бассын, авырмасын дигән теләкләр белән  ясый.

 Районыбыз халкы маскировка челтәрләре үрергә дә остарды. Кирәкле үлчәмдәге, махсус төсләр белән үрелгән сеткаларга ут эчендә ихтыяҗ зур. Материаллар кайтып җитмәү эшне бераз тоткарлый. Соңгы вакытта аларга бәяләр дә арта башлаган. 

Әмма аңа да карамастан, бар көч неонацизмны җиңүгә юнәлтелә. 26 гыйнвар көнне район мәдәният сараенда махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм йөзеннән үзебезнең Актаныш артистлары катнашында "Без-бергә!" хәйрия концерты булачак. Концерттан җыелган акчалар гуманитар ярдәм фондына тапшырылачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев