Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Ни хәлең бар, солдат анасы?

Бүген Актаныш районында туып-үскән 200 дән артык ир-егет Украинадагы махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләре өчен көрәшә. батырларыбызның исән-сау кайтуын әниләр, хатыннары, балалары аеруча өзелеп көтә. Ноябрьнең соңгы якшәмбесе, Әниләр көне алдыннан махсус хәрби операциядәге якташларыбызның әниләре олы бүләк кабул итеп алды. Чалманарат китапханәсе авылда, күрше-тирә җирлекләрдә яшәүче батырлар тәрбияләп үстергән әниләрне хөрмәтләп «Ни хәлең бар, солдат анасы?» дип аталган патриотик кичә оештырды.

Чалманарат китапханәсе тарафыннан "Ни хәлең бар, солдат анасы?" дип аталган  кичә "Күңел җылым сиңа" проекты кысаларында оештырылды.

Патриотик кичәдә Чалманарат, Татар Суыксуы, Татар Ямалысы, Такталачык, Мәсәде авыл җирлекләреннән кунак әниләр катнашты. Кичәне Чалманарат авылы китапханәчесе Айгөл Вәҗиева алып барды, патриотик чараны оештыруда Яңа Кормаш, Татар Суыксуы, Мари Суыксуы, Мәсәде, Татар Ямалысы, Такталачык, Чалманарат, барысы 7 авыл китапханәчесе бердәм булып катнашты.

Һәр авыл китапханәчесе үз солдат аналары турында видеороликлар тәкъдим итте. Менә алар сабыр холыклы, улларына Туган илне, туган җирне ярату, хөрмәтләү, фидакарьлек кебек асыл сыйфатлар тәрбияләгән бөек аналар! Бу олы йөрәкле әниләр каршында бар халык рәхмәт әйтеп баш ия. Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов, Татар Суыксуы җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина, Татар Ямалысы башлыгы Лүзия Лотфуллина батыр уллар үстергән хатын-кызларга олы рәхмәтләрен белдереп, изге теләкләрен җиткерделәр. 

Кичәнең иң дулкынландыргыч мизгелләре- батырларның ут эченнән кадерле кешеләренә котлауларын ишетү, күрү булды. Әниләргә иң олы бүләк- улларының исән-сау кайтуы.

Украинадагы ут эченнән Бүләк авылында яшәүче кадерле әнисе Гөлмәрьям Мокыймовага котлау-сәламнәр юллаган Илдар Даутовның теләкләре барлык солдатларныкына аваздаш:

Әнием, мине үстергән, бу тормышны бүләк иткән өчен рәхмәт! Сиңа озын гомер, бәхет, шатлык телим! Алла бирсә исән- имин кайтып җитәрмен,- диде солдат залда утырган кадерлесе Гөлмәрьям апага,- Барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйм! «Әни» сүзе бик кыска, ә мәгънәсе аның бик зур. Бала тапкан һәр ананың гомере булсын озын. Бәйрәмнәр белән сезнең барыгызны да!- ди якташыбыз.

Илдарның сүзләрен Шәбез авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Руслан Гайсин дәвам итте:

Хөрмәтле әниләр, сезне чын күңелдән әниләр көне белән котлыйм. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә, Алла бирса исән-сау кайтып җитәрбез, Җиңү безнең белән!

Әлеге тирән эчтәлекле кичәне оештыруда Чалманарат авылы эшмәкәрләре Мирсаф һәм Зэйфүрә Закирҗановлар гаиләсенә, Газинур Әмиров, Рөстәм һәм Илсөяр Закиржановлар, Исфәрия һәм Ралиф Яппаровлар ярдәм иткән. Ә чәчәкләр белән бәйрәмне Актаныштагы "Бакчачы"кибете эшмәкәрләре, Такталачык авылы кызлары, әниле-кызлы Дания Саетзадина һәм Гөлинә Галимова ямьләгән.

Кичәгә килгән әти-әниләрнең күңел күгендәге болытларын таратып, аларга аз булса да рухи ял бирә алган булсак, без бик шат булыр идек. Дөньяларыбыз тынычланып, егетләребез сау сәламәт туган якларына әйләнеп кайтсын иде дигән теләктә калабыз,- ди кичәнең төп оештыручысы Айгөл Вәҗиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев