Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Районыбыз мөслимәләре окоп шәмнәре ясый: Каннар заяга коелмасын, яшьләр заяга түгелмәсен!

«Без-бергә» волонтерлар хәрәкәтенә районыбыз мөслимәләре дә кушылды.

Бу көннәрдә районыбызның Җәмигъ мәчетенең ашханә өлеше шәм ясау цехына әверелде. Биредә мөслимә кардәшләребез СВОдагы егетләребез өчен окоп шәмнәре ясый.


"Ихлас гамәл" хәйрия кибетендә эшләүче Илина Арсланованың тынгысызлыгы башка мөслимәләргә дә күчте. Илина "Без-бергә!" волонтер хәрәкәтенә һәрвакыт ярдәм итеп торып үзе дә аның актив әгъзасына әйләнеп китте. Талкыш-кәләвәләр ясау остасы җитештергән кондитер нигъмәтләрен сатудан кергән акчаларны күптапкырлар СВОдагы егетләргә кирәк-яраклар алу өчен тапшырып килә. Бу юлы окоп шәмнәре ясау турында ишеткәч мөслимәләрнең ватсап төркеменә яза. Шулай итеп кемнең кайчан вакыты бар, мәчеткә килеп окоп шәме ясауда катнаша. Алдагы ике көндә савытларны парафин агызу өчен әзерләсәләр, бүген инде шәм ясауның соңгы этабы.

Илина безне шәм ясау нечкәлекләре белән таныштырды. 

- Шәм өчен кукуруза, яшел борчак консервлары банкаларын җыйдык. Аларны юып чистарттык. Чыгып торган калайлары солдатларның кулын ертмасын өчен кырыйларын чүкеп тигезләдек. Банканың эченә катыргы бөтәрләп тыктык. Ә уртасына киндер капчык материалын кисеп урнаштырдык. Ул консерв банкасыннан 2 сантиметр өскә чыгып торырга тиеш. Хәзер шуның өстенә сыек парафин агызабыз,- ди мөслимә ханым. 

Окоп шәме ясау конвейер рәвешен алган. Ханымнарның берсе дә тик тормый. Кайнар парафинлы чәйнекләрне тыштагы газ плитәсеннән эшмәкәр Алмаз Абдуллин кертеп тора.

Алмаз- танылган волонтер Гөлинә Галимованың ире. Эшмәкәрләр мәчеткә 500 килограммлы парафин салынган капчыклар китергәннәр.

Ханымнарның парафин ватарга көче җитмәгәнен аңлаган Алмаз бар эшен бер читкә куеп эшкә тотынган. Ә Гөлинә чәйнекләргә парафин тутырып тора, шәм яхшы сыйфатлы килеп чыксын өчен бер чәйнеккә бер уч хисабыннан туңмай кушып җибәрә.

Анысы шәмнең кара төтенен чыгармаска ярдәм итә икән. 

- Былтыр Чөгәнә, Әҗәкүл, Актанышбаш, Пучы авылларында бердәм төстә окоп шәмнәре ясаган идек. Аны солдатларыбызга озаттык. Кемнәрдер шәм кирәкми, ди. Әмма бар егетләр дә бер үк шартларда хезмәт итми. Шәмгә ихтыяҗ бар, шуңа күрә запрос булганннарга аерым җибәрәбез,- ди Гөлинә.

Окоп шәмнәрен СВОдагылар яктылык өчен генә түгел, ә  җылыну, юеш киемнәрне киптерү, салкын ашамлыкны кайнарлау өчен дә кулланалар.  Бер консерв банкасы шәм  сәгать яна ала. Җылылык бирүе көчле, буржуйка эченә куйсаң утынны да алыштыра икән. Күтәрергә җиңел, ясарга чыгымсыз.

Шәфкатьле хатын-кызларыбыз шәмнәр белән бергә махсус крем- шифалы май ясап та китергәннәр. Сыек май, балавыз, суган катнашмасы ярылган, бозылган тирене тиз төзәтә икән. Бусы да безнең солдатларыбызга ярдәм- алар авырмасын, яралары сызлап интектермәсен өчен кирәк. 

Шәм ясарга килгән лаеклы ялдагы шәфкать туташы Раушания апа белән сөйләшәбез:

- Мөслимәләр берлегендәге хатын-кызлар җыелышып  токмач кистек, киемнәр юып бирдек. Хәзер шәм ясыйбыз. Хәрби операциядәге балалар, егетләр исән-имин кайтсыннар, дөньялар тынычлансын. Аларны көткән әти-әниләре, туган тумачалары, гаиләләренә Аллаһы Тәгалә түземлек бирсен! Каннар заяга коелмасын, яшьләр заяга түгелмәсен! 

Амин, берүк шулай була күрсен!

heroes-tatarstan.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев