Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Районыбызның «Бүләк» лагеренда Курган өлкәсенең янгын булган Эчкен авылы балалары ял итәчәк

«Бүләк лагерендә Россия төбәкләрендәге татар яшьләре өчен «Тел» сменасы башлана. Ул 1 июньнән 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Лагерьда Эчкен авылыннан 30 укучы һәм татар теле, әдәбияты укытучысы да булачак, укытучыга хезмәт хакы түләнәчәк. Смена Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырыла, Эчкен авылы балаларын да лагерьга чакыру – министр Илсур Һадиуллинның инициативасы», - диде министрлыкның төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина.

8 майда Курган өлкәсендәге Эчкен авылында (хәзерге атамасы Юлдус - Йолдыз) янгын чыгып, 380 йортның 228е янды. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илдус Һадиуллин инициативасы белән Эчкен авылы укучылары Актаныш районында урнашкан Бүләк лагереның Тел сменасында ял итәчәк. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итте. 

 

Гөлия Мусина әйтүенчә, җәйге каникул дәвамында Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы төрле сменалар оештыра. «Укучыларның теләге булса, аларны башка лагерьларга да урнаштырып булачак. Бүләк лагерендә беренче сменада - 125, икенче сменада - 125 бала, гомумән алганда, барлыгы 250 бала ял итәчәк. Эчкен авылы укучылары ике сменада да катнашачак», - дип аңлатты ул.

"Бүләк" лагерендә балалар өчен кызыклы чаралар, бәйге, мастер-класс, флешмоб, интеллекуталь уен, очрашулар оештырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев