Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Сез- ялгыз түгел: Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләре белән очрашты

Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов масхсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләре белән очрашты.

Махсус хәрби операциядәге егетләрнең әти-әниләре, хатыннары, балалары- бүген ялгыз түгел. 

Бүгенге очрашу да шуның ачык мисалы, район башлыгы Ленар Рафак улы үзенең урынбасары Илшат Габдулхаев, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов үзенең урынбасарлары белән күзгә-күз карап сөйләште. 

Сораулар төрле, әмма һәрберсе шәхси якын килеп хәл итүне сорый торган мәсьәләләр иде. Хәрби комиссариатта документлар белән эшләү, хәрби хәрәкәтләр ветераны кенәгәсендәге хаталарны төзәтү, биологик материалларны ДНК анализына җибәрү, МХОдагы егетләргә, аларның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтү, яралы солдатларга районга кайткач медицина ярдәме күрсәтү, хәрби частьларга элемтә буенча компетентлы җаваплар бирелде. 

Районда Россиякүләм Ватанны яклаучылар фондының координаторы эшли башлады. Координатор вазыйфаларын башкаручы Ландыш Бариева МХОда катнашучы райондашлар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү хокукына ия вәкаләтле зат булып тора.

Ландыш Фирдәвис кызы хәрби комиссариат, хастаханәләр, түләүләр буенча сораулар туганда да тиешле ведомство органнары белән элемтәгә керә, солдатларны яклау буенча Мәскәүдәге органнарга мөрәҗәгать белән чыга.

Координатор Актаныш районы хакимиятенең өченче катында, 9нчы бүлмәдә кабул итә. Әгәр өченче катка күтәрелә алмаганда очрашу беренче катта да оештырыла. Район башлыгы Ленар Зарипов үзе дә һәрвакыт МХОдагы егетләр белән элемтәдә, ярдәм итәргә әзер. 

МХОдагы егетләр арасында яраланучылар да бар. Улы госпитальгә эләккәч, Фирдания ханым Нуруллина Новосибирскига аның янына бара. Операция алдыннан Ниязына рухи көч биреп, тереләсенә аякка басасына ышандырып табиблар кулына тапшыра. Ананың теләкләре кабул була, хәзер егет Актанышка кайтып көч җыя. Фирдания апа улына ярдәм оештырган район үзәк хастаханәсе табибларына да рәхмәтле, улы үзебезнең табибларның ярдәменнән канәгать калган. Гаиләгә утын да кайтарылган, Нияз укыган технология техникумы егетләре килеп ярып, өеп киткәннәр. Әмма гаиләнең капка алдын чистартырга мөмкинлеге юк. Урамнарны  эттергәч өелеп калган калын кар катламын чистарта алмыйм, ди Фирдания апа. Район җитәкчелеге авыл җирлекләре башлыкларына МХОдагы егетләрнең капка алларын чистарту бурычын куйган иде. Әлеге уңайдан җитәкчләргә кабат искәртү ясалачак.

"Без бергә" волонтерлар төркеме эшчәнлеге райондашларыбыз белән солдатлар арасында ныклы күпер ролен үти. Волонтер әти-әниләргә, кызлар-егетләргә район җитәкчелеге , МХОдагы егетләрнең гаиләләре тарафыннан зур рәхмәт сүзләре бик күп яңгырады. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев