Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Теләкәйдә узган хәйрия концертында махсус хәрби операциядә катнашучыларга 15 800 сум акча җыелды

«Без бергә» гуманитар ярдәм фонды каршында эшләп килүче хәйрия концерт төркеме артистлары 18 февральдә Теләкәй авылы халкына концерт программасы тәкъдим иттеләр. Концерт караучылардан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм йөзеннән 15 800 сум акча җыелды.

 Теләкәй авылында «Без бергә» хәйрия концерты узды. Җылы, эчкерсез мохитта үткән чара авыл халкын изге максат белән берләштерде. Концерт нәтиҗәләре буенча махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм йөзеннән 15 800 сум акча җыелды. Әлеге сумма якташларыбызга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.

Концертны оештыручылар һәм анда катнашучылар Теләкәй авылы халкына ярдәмчел һәм битараф булмаганнары өчен ихлас рәхмәтләрен белдерәләр. Сугыш хәрәкәтләре тизрәк тәмамлансын, якташларыбыз исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев