Волонтёр Гөлинә Иделбаева: Бердәм булып, дәррәү кубып эшлибез
Хәйриячелек — күңел эше. Бүген Халыкара хәйриячелек көнендә районыбыздан махсус хәрби операция зонасына 6 мәртәбә гуманитар ярдәм озаттык.
Актаныш районы хакимияте бинасы яныннан чираттагы гуманитар йөк белән машина кузгалды. Аны озатып җибәрүдә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. Ул үзенең ихлас фикерләрен җиткерде, хәерле юллар теләде. Райондашлар бу юлы да бик күп кирәк-яраклар җыйганнар. Яугир якташларыбыз белән элемтә даими тотыла, нәкъ аларга кирәкле әйберләр, товарлар хакында сорап әзерләнгән ярдәм чарасы. Әлеге эштә районыбыз авыллары да гаять актив булган. Әзерләнгән әйберләр машиналарга гына сыймагач, хәтта ки газельләргә төяп төшергәннәр. Азык-төлек тә күпләп әзерләгәннәр. Сезонлы яшелчәләр дә ифрат күп тупланган, яу кырындагы якташлар сәламәтлегенә витаминнар да уңай тәэсир бирер әле. Чәк-чәк һәм өй токмачлары да бар. Шулай ук махсус әзерләнгән итләр, туган якның шифалы үләннәреннән ясалган чәйләр, киптерелгән алмалар да баһадирларга юлланды.
Кировлылар 10 метр чамасы маскировкалау сеткасы да үргән. Бу эшнең башлангычында күпбалалы ана, күпләргә игелекле гамәлләре аркылы таныш Венера Сабитова тора.
Район халкы дәррәү кубып, бербәм булып, мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм күрсәтә. Ватанны саклауга киткән ир-атларга район халкы уңышлар тели, батырлыклары өчен рәхмәтләрен белдерә. "Без, якташларыбыз ышанычлы тылны, туган йортларының җылысын, райондашларыбызның рәхмәтен тоеп торсыннар өчен, барысын да эшлиячәкбез", - диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев