Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Аеш авылында әфганчы ветеран Илфак Нурлыгаянов истәлегенә хәтер тактасы куелды

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә Актаныш районында игелекле дә, изгелекле дә чаралар оештырыла. 1979-1989 елларда барган Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән батыр райондашларыбыз яшәгән йортларга хәтер такталары куела. 2018 елда башланып киткән әлеге акция хәзергәчә уңышлы дәвам итә. Бүген Аеш һәм Яңа Әлем авылларында бакыйлыкка күчкән якташларыбызны искә алдык.

Илфак Нурлыгаянов Аеш авылында 1965 елда 6 балалы гаиләдә туып-үсә. Яшьтән үк хәрби тормышка кызыга, хәтта сеңелесенә сөйләгән әкиятләре дә сугыш турында була аның. 

Әнисе хәрби хезмәткә озатканда, «Илфагымны Әфганстанга алмаслар әле, ул бит абыйлары кебек кара чутыр түгел, аксыл йөзле, саргылт чәчле, зәңгәр күзле», дип озата.  Чөнки халык арасында Әфган сугышына кара кучкыл битлеләрне җибәрәләр дигән сүзләр йөри. Әмма язмыш үзенекен яза, Илфак Изаил улы ике ел буе утлы ноктада хезмәт итә. 

Туганчыл, ярдәмчел, кыю йөрәкле иде, дип хатирәләрен яңарттылар Илфак Нурлыгаянов турында якыннары. Әйе, әфган җилләрендә сыналган солдатлар тормышка башка күз белән карый торган, якыннары өчен утка-суга керерлек узаманнарга әверелеп кайталар. Бүген алар бердәмлекләрен кабат раслады.

Актаныш районының Әфганчылар оешмасы Аеш авылында Илфак Нурлыгаянов яшәгән йортка хәтер тактасы куйдылар. Тантаналы чарага кадәр батыр солдатыбыз җирләнгән авыл зиратына барып изге дога кылдылар, тыныч йокла, дустыбыз, дип кызыл канәферләр салдылар. 

Актаныш районында әфган сугышын кичкән батырларыбыз 63. Аларның да саны елдан-ел артуга таба түгел.

Хәтер тактасы ачу тантанасында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов,

әфганчы дусларын «Исән чакта күрешеп яшик!», дип, мондый чараларда актив катнашырга чакырды.

- Батырларыбызны онытмыйк, аларны исән чакта да, мәрхүм булгач та кадерлик. Махсус хәрби операциядәге якташларыбыз окоп салкыннары, пуля сызгыруларын бүген үз җилкәләрендә татый. Алар исән-сау туган ягыбызга Җиңү белән кайтысыннар! 2025 ел да 195 ел кебек Җиңү елы булсын иде, – диде һәм Илфак Нурлыгаяновның гаиләсенә, әфганчылар оешмасы активистларына батырыбызның истәлеген саклаган өчен рәхмәт белдерде. 

Актаныш районы хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгын кабатлап, туган илебезнең көчен куәтен күрсәткән Әфган сугышы, Чечня һәм башка хәрби хәрәкәтләре ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучыларның бүгенге тыныч тормышны булдырудагы роле зур булуын белдерде. 

-Алар безнең геройлар! Геройларыбызны хөрмәтлик, кадерлик,- диде һәм һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте. 

Әфганчы ветераннарны искә алу чарасын оештырып, сугышчан дусларын бер йодрыкка туплаучы Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Илсур Гатин Илфак Нурлыгаяновның якыннарының кайгысын уртаклашты, героебеызның тормыш юлы белән таныштырды.

Әфган сугышыннан кайткач, Нефтекамск шәһәрендә яши. 2016 елда вафат була. Туганнары аның исемен мәңгеләштерү буенча Илсур Гатинга мөрәҗәгать иткәч,  бу эш тиз арада башкарылып та чыга. 

Чечня сугышы ветераннар төркемен җитәкләүче Вазыйх Харисов Хәтер такталары ачылу чараларының яшь буынга патриотик яктан тәрбия бирүдә роле зур, ветераннарыбызга исән вакытта Кадер такталары гына куюларда гына очрашсак иде, диде. 

Тантаналы чараны Әфган, Чечня сугышы ветераннар оешмасының якын дусты Алмазия Хаҗиева алып барды. Кадет-интернат мәктәбе укучылары Илфак Нурлыгаяновның рәсеме куелган өстәл янында почетлы каравылда тордылар, батырыбыз истәлегенә залп бирделәр. 

Илфак Изаил улының туганнары һәм кызы Айгөл кадерле кешеләрен зурлап искә алу оештырганнары өчен рәхмәт белдерделәр. Тантаналы чара сугышчыларыбызның патриотик рухлы җырлары белән үрелеп барды.

Истәлек тактасы өстеннән кызыл япманы алгач, аның тирә-юне кызыл канәферләр белән бизәлде. Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Әфганчы ветераннарыбыз Аеш авылында Бөек Җиңү хөрмәтенә эшләнгән Хәтер бакчасына кереп, обелискка чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев