Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Актанышның унбер лачыны «Герой әтисе» күргәзмәсенә тәкъдим ителде

«Герой әтисе» күргәзмәсенә Татарстанның 45 районыннан уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләрнең портретлары куелды. Алар арасында Актаныш районының унбер егете һәм аларның әтиләре дә бар. Сурәтләр хәрбиләрнең батырлыгы, тормыш юлы турындагы язмалар белән баетылган. Бүген районыбызда тантаналы төстә «Герой әтисе» күргәзмәсе ачылды.

Унбер лачын, унбер арыслан! Менә алар Актанышның данлы уллары, аларны Ватанны яратырга, хәрби антларына тугры булырга тәрбияләп үстергән олы йөрәкле әтиләр.

2 сентябрьдә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Герой әтисе» республикакүләм күргәзмәсе эшли башлады. Бүген әлеге патриотик экспозицияне тәкъдим итү чарасы узды.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов әлеге күргәзмәне бар район халкына күрсәтергә, аның турында күбрәк сөйләргә һәм яктыртырга кушты. Бу Ватаныбызның батыр көрәшчеләре белән горурлану, алар үрнәгендә ватанпарвәрлеккә рухлану, патриотик тәрбиянең үзе:

«Герой әтисе» күргәзмәсе илебезне саклап, без тыныч йокласын өчен яу кырында һәлак булган батырларга олы хөрмәт билгесе ул! Районыбыздан гына да 88 егетебез Ватан өчен башларын салды. Шуның кадәр ятим ана, ятим ата, күпме балалар дигән сүз бу. Әмма аларның үлеме геройларча, безнең Туган илебез иминлеге өчен, алар үзләренең антларына тугры калып, чын  ир-егет булып хәтеребездә сакланалар, фотосурәтләрдә, Хәтер такталарында, аларның исемен йөрткән мәктәпләрдә, урамнарда аларның исеме мәңгеләштерелә. Аларны тәрбияләп үстергән әтиләренеңэ күбесе яу кырында булган кешеләр. Бу геройларны беркайчан онытмагыз, аларның якыннарына игътибарлы булыгыз, – диде Ленар Рафакович, һәм күргәзмәгә килгән укучыларны, студентларны тырышып укырга, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсәргә чакырды. 

Актаныш районы Әфганчылар оешмасы җитәкчесе Илсур Гатин кайнар нокталарда хезмәт иткән райондашларыбыз исеменнән алда чыгыш ясаучыларның фикеренә куәт өстәде:

Шушы батыр егетләрнең әтиләре, әниләре алдында баш иябез. Һәлак батырларның якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Киләчәгебез тынычлыгы өчен җаннарын фида кылган бу егетләр укучыларга үрнәк. Күргәзмәне оештыручыларга зур рәхмәт!

 «Герой әтисе» күргәзмәсе мәдәният сараенда 8 сентябрьгә кадәр эшли. 9-15 сентябрьдә күргәзмә технология техникумына күчерелә. 

«Герой әтисе» Республика күчмә күргәзмәсе «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, «Бердәм Россия» партиясе һәм республиканың әтиләр һәм офицер хатыннары союзлары белән берлектә оештырылган. Күргәзмәнең төп максаты — махсус хәрби операция геройларын халыкка җиткерү.

Күргәзмәгә килүчеләр, герой әтиләрнең фотосурәтләре аша, аларның хәрби хезмәте һәм гаилә кыйммәтләре турында күзаллый алачак. Бу күргәзмә, шулай ук, яшь буынга патриотизм, батырлык һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим роль уйный.

Бүгенге чараны мәдәният йорты методисты Рәфидә Наҗарова алып барды, ирләр вокаль ансамбле патриотик җырлары белән бәйрәмчә төс өстәде.

Ләйсән Газизова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев