Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Батырларыбыз онытылмый!

Яңа Әлем авылында бүген Хәтер такталы бер йорт артты. Әфганчы ветеран, тыныч тормышта вафат Рафак Исламхуҗинны искә алдылар, әфганчы ветераннар сугышчан дуслары яшәгән йортка истәлек тактасы куйдылар.

Бүген Яңа Әлемдә әфганчы ветеран Рафак Исламхуҗин яшәгән урам патриотик дәрес мәйданына әйләнде.

Мәктәп укучылары, укытучылар, күрше-тирә авылдашлар, туганнар бергә җыелып районыбызның Әфганчы ветераннары оешмасының бердәмлеген күреп сокландылар, авылдашларын хөрмәт итеп хәтер тактасы куюларына рәхмәт укыдылар. 

Яңа Әлемгә килгәнче тантаналы чара кунаклары Аеш авылында әфганстан сугышын үткән яугир Илфак Нурлыгаяновны хөрмәтләгән иде.

Рафак Исламхуҗинны да бергәләп искә алдылар. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Актаныш районы хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, Әфганстан сугышы ветераннары җитәкчесе, Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Илсур Гатин, Чечня сугышы ветераннар төркемен җитәкләүче Вазыйх Харисов һәм әфган, чечен чугышы ветераннары

Яңа Әлем халкы алдында чыгыш ясап, батырларыбызны һәрвакыт искә алып, хөрмәтләп яшәргә чакырдылар. 

Рафак Исламхуҗинның сыйныфташы, эшмәкәр Ралиф Фәхертдинов,

укытучысы Тәхия Усманова, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Марат Исламов, туганы Лидия Галимова ветеранның кечкенәдән зирәк, беркемгә дә авыр сүз әйтми торган кечелекле кеше булуын әйттеләр.

Батыр авылдашлары мәктәп укучыларына Туган илебезне ярату, кешелекле, ярдәмчел булуда аларга үрнәк. 

Тантаналы чыгышлар тәмамлангач, истәлек тактасы ачылды. Хәтер тактасы яныннан урын алган кызыл канәферләр Рафак Рифкать улына якыннарының, дуслары, туганнарының хөрмәте, аның батырлыгы алдында баш июе ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев