Илнар Фәрит улы Гәрәев (1991–2024)Илнар Фәрит улы Гәрәев 1991 елның 31 июлендә Минзәлә шәһәрендә дөньяга килә. Балачагының беренче еллары әнисенең туган ягы — Башкортстан Республикасының Илеш районы Базытамак авылында үтә. Биредә гаиләдә энесе Илшат туа. Соңрак алар әтиләренең туган авылы — Актаныш районы Кыр-Каентүбә авылына күченеп кайта.Илнар башлангыч белемне Кыр-Каентүбә мәктәбендә ала, ә 5–9 нчы сыйныфларда Иске Кормаш урта мәктәбендә укый. Мәктәп елларында ул тыныч холыклы, ярдәмчел, тырыш укучы буларак истә кала. 2008–2011 елларда Илнар Актаныштагы 80 нче һөнәр училищесында белем ала. Биредә ул авыл хуҗалыгы производствосы өчен тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә.
2011 елның 30 ноябрендә Илнар хәрби хезмәткә чакырыла. Армиядә ул сапер булып хезмәт итә. Хәрби хезмәттән туган ягына әйләнеп кайткач, «Әнәк» агрофирмасында механизатор булып эшли башлый. Үз эшен яратып, җаваплылык белән башкара. Тормыш сынаулары да Илнарга иртә килә: уку елларында ук әнисе вафат була, ә армиядән кайтканнан соң әтисе дә дөнья куя. 2022 елның 27 октябрендә Илнар мобилизация буенча махсус хәрби операциягә китә. Башта Казандагы танк училищесы полигонында хәрби әзерлек үтә. Соңрак ул 41869 нчы хәрби часть составындагы 430 нчы мотоукчылар полкына билгеләнә.
2022 елның 28 декабрендә алар Донецк Халык Республикасының Владимировка бистәсенә урнаштырыла һәм әлеге торак пунктны саклау бурычын үти башлый. Алгы сызыкта хезмәт итүенә карамастан, Илнар өч тапкыр 139 нчы штурмлау бригадасы белән сугышчан бурычлар үтәүдә катнаша. 2024 елның 13–14 мартында төрле роталардан һәм взводлардан тупланган алты хәрби хезмәткәр сугышчан заданиегә чыга.
15 марттан Илнар Гәрәев «хәбәрсез югалган» дип санала башлый. Соңрак алынган мәгълүматлар буенча, шул көнне Сладкое бистәсе янындагы ике урман полосасы арасында биш сугышчы — «Вектор», «Муга», «Клим», «Флор» һәм «Гарай» позывнойлы хәрбиләр һәлак була. Алтынчы сугышчы — «Ленин» позывнойлы хәрби авыр яраланып исән кала. 2024 елның октябрендә суд карары нигезендә хәрби часть Илнар Гәрәевне рәсми рәвештә һәлак булган дип таный. 2024 елның 2 ноябрендә туганнарына аның үлеме турында белешмә тапшырыла. Әмма бүгенге көнгә кадәр аның гәүдәсе табылмый. Илнар Фәрит улы Гәрәев махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнгән.
Махсус хәрби операциядә катнашучы 430 нчы мотоукчылар полкы сугышчылары мобилизациянең беренче көннәреннән үк үзләренең төркемнәрен булдыралар, фронттагы якыннарына бердәм төстә булышып, ярдәмләшеп торалар. Бер гаиләгә әверелгән соолдат әниләре, хатыннары, туганнары әлегәчә үзара элемтәдә. Иске Кормаш мәктәбендә узган очрашу әнә шуның ачык мисалы.
Нет комментариев