Бергә булыйк - бердәм булыйк!
Актаныш районы ир-егетләре- Соңгы елларда бара торган авыр вакытларда үзләрен кабат курку белмәс көчле затлар итеп таныттылар.
Актанышта Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантанадан безнең репортаж
Актаныш районы хәрби комиссары урынбасары Родислав Авзалов, район башлыгының мобилизация буенча урынбасары Нәсим Заһертдинов, Чечня сугышында катнашучылар төркеме башлыгы Вазыйх Харисов,
махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның төркеме җитәкчесе, Чечня сугышы ветераны Илсур Зәкиев
Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантанада чыгыш ясап, көрәштәшләренә рәхмәт белдерделәр, иң активларны бүләкләп киттеләр. Алга таба да бердәм булып, ярдәмләшеп эшләргә өндәделәр.
Алмазия Хаҗиева һәм Чечня сугышы ветераннары бәйрәм чарасын патриотик рухтагы җырлары белән ямьләделәр.
Ватанны саклаучылар бәйрәме Хәтер паркындагы Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев