Бөек Җиңү бәйрәмендә Актаныш батырлары «Батырлык ордены» белән бүләкләнде
Актанышның Җиңү бәйрәме аеруча истәлекле булды. Районыбыздан Украинада махсус хәрби операциядә неонацизмга каршы батырларча көрәшкән якташларыбызга дәүләт бүләкләр тапшырылды.
Актаныш районы һәрвакыт үз геройлары белән дан тотты. Без биш Советлар Союзы Герое булән хаклы горурланабыз. Тагы да бик күп батырларыбыз, икеләнми, Ватанны һәм аның мәнфәгатьләрен яклаганнар. МХО башлангач та, бик күпләр читтә калмыйча, туган илебезне сакларга юл тотты. Бүген, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алган бәйрәм тантанасында райондашларыбызга хөкүмәт бүләкләре тапшырылды.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең бәйрәм котлавын һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикнамәсен җиткергәч, батырларыбызны сәхнә түренә дәштеләр.
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнар Гыйндуллин белән Закир Зиннуров «Батырлык ордены» белән бүләкләнде, Илнар Флүс улының бүләген әнисе Вәрисә апага, ә Закир Марсель улының ордены хатыны Илиза Илфар кызына
тапшырылды.
Махсус хәрби операциядә катнашучы Радик Габделкәбиров дүртенче дәрәҗә Георгий тәресе, икенче дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Руслан Гарифуллин да дәрәҗәле хөрмәтләүләр кабул итте. Җитәкчеләребез дәүләт бүләкләрен тапшырып, батырларыбызның гаиләләренә, үзләренә бәйрәм теләкләрен әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев