Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Бүген Актаныш районы башкарма комитетының архив бүлегендә «Батырлык дәресе» узды

«Батырлык дәресе»нә укучылар белән очрашуга батыр якташларыбыз - Әфган сугышы ветераны Әхмәтов Илшат Рәшит улы, махсус хәрби операциядә катнашкан Рәхмәтуллин Риваз Раил улы, шулай ук махсус хәрби операция батыры, «Батырлык өчен» ордены иясе Шәйхелмәрдәнов Әлфис Әзһәм улы килде.

Архив бүлеге җитәкчесе Фирүзә Мингазова билгеләп үткәнчә, әлеге чара Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2026 елга расланган план нигезендә оештырылган. Әлеге план кысаларында архивта балалар һәм яшьләр өчен төрле тематик чаралар үткәрү каралган.

Бүгенге «Батырлык дәресе» дә шул максаттан чыгып үткәрелде. Очрашуда Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар Әфганстан, Чечня сугышлары һәм махсус хәрби операцияләрдә катнашкан батырларыбыз белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге алды.

Махсус хәрби операциядән кайткан якташыбыз Риваз Рәхмәтуллинның үзенчәлекле шөгыле бар — ул хәрби кораллар коллекцияли. Очрашу барышында ул укучыларга үзенең хәрби хезмәт юлы турында сөйләде, шулай ук шәхси коллекциясендәге экспонатлар белән таныштырды.

Риваз Раил улы сөйләвенчә, кайбер кораллар макетлары махсус заказ буенча Ижаудагы Калашников заводыннан кайтарылган. Алар арасында Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә кулланыла торган АК-74М һәм аның яңартылган варианты АК-12 модельләре дә бар. Экспонатлар — чын кораллар түгел, ә муляжлар.

Хәрби кораллар җыю белән ул балачактан ук кызыксына башлаган. Бүгенге көндә аның коллекциясе шактый бай, анда төрле илләрдән җыелган экспонатлар да урын алган. Коллекциясе хәтта кечкенә музейны хәтерләтә, әмма Риваз әфәнде аны, иң элек, шәхси кызыксыну нигезендә туплый.

Ул шулай ук әлеге макетларның күбесе белән хәрби хезмәт вакытында таныш булуын, аларны куллану тәҗрибәсе дә булуын әйтте. 13 ел контракт буенча армиядә хезмәт иткән Риваз Рәхмәтуллин өчен бу шөгыль — гади мавыгу гына түгел, ә яшь буында патриотизм тәрбияләү чарасы да.

Коллекционер буларак, ул күбрәк үз тәҗрибәсенә таяна: кирәкле экспонатны башта өйрәнә, аннары төрле чыганаклар аша — интернет кибетләрдән яки танышлары ярдәмендә — табып ала.

Тагын бер махсус хүәрби операция ветераны, «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән Әлфис Шәйхелмәрдановның сугышчан юлын да укучылар кызыксынып тыңлады.

Әфган сугышы ветераны Илшат Әхмәтов үз истәлекләре белән уртаклашты:

— Без бит инде сугыш чоры балаларының балалары. Безнең әтиләр дә, бабайлар да сугышта катнашкан. Шушы язмыш миңа да тигән — мин 1984–1986 елларда Әфганстан җирендә хезмәт иттем.

Мин анда шушы эшләпәне киеп йөрдем. Без, нигездә, аэропортны сакладык, төрле нокталарда хезмәт иттек. Бу эшләпә — шул еллардан калган бердәнбер истәлекле әйбер.

Фотографияләргә килгәндә, ул вакытта хәзерге кебек мөмкинлекләр юк иде. Пленкалы фотоаппаратлар белән төшерә идек. Аннары пленканы «проявить» итеп, хатка салып, өйгә җибәрә идек. Ләкин ул хатларның барып җитүе дә сорау астында була иде: кайберләре кайта, кайберләре югала, кайчак тикшерү вакытында алып та калалар иде.

Шулай да кайбер фотолар сакланып калды. Инде туган якка кайткач, шул пленкалардан карточкалар ясаттык. Бүгенге көндә миндә 12–15 чамасы фотосурәт бар. Алар күп түгел, әмма һәркайсы — кадерле истәлек, тарих булып саклана.

Чара барышында укучылар батырларның тормыш юлы, хезмәте һәм Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүләре турында ишетте, сораулар бирде, фикер алышты.

Очрашу ахырында укучылар сугышчы райондашларыбызга кызыклы әңгәмәләре һәм эчкерсез җаваплары өчен ихлас рәхмәт белдерделәр.

Мондый очрашулар яшь буында патриотизм хисе тәрбияләүдә, тарихыбызга һәм каһарманнарыбызга карата хөрмәт уятуда зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев