«Гаилә мәктәбе» дәресендә укучылар МХО ветераны Илнар Нәбиуллинны хөрмәтләде
Бүген Актаныш районы ЗАГС бүлегендә «Гаилә мәктәбе» дәресе аеруча үзенчәлекле узды. Актанышның кадет-интернат, Иске Байсар, Чуракай мәктәбе укучылары дәрестә махсус хәрби операция батыры, якташыбыз, Богады авылы егете Илнар Нәбиуллин белән очраштылар. «Батырларга хат» акциясе кысаларында аңа изге теләкләр язылган котлау хаты тапшырдылар.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге унберенче ел «Гаилә мәктәбе» проектын гамәлгә ашыра.
Бүгенге «Гаилә дәресе»нә бәхетле гаилә кору серләрен белергә Актанышның кадет-интернат, Иске Байсар, Чуракай мәктәбе укучылары килде. Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева дәресне ачып, укучыларга ЗАГС бүлегенең заманча шартлардагы эшчәнлеге белән таныштырды.
Хәзерге вакытта төрле эчтәлектәге гаризалар электрон форматта Дәүләт хезмәтләре порталы аша Россиянең төрле төбәкләре аша кабул ителә. Бу халык өчен бик күп уңайлылыклар тудыра. Мәсәлән, бала тудыру йортында бәби алып кайткан хатын-кызның табиб белешмәсе шунда ук шәхси кабинетына кереп утыра, яшь ана әлеге документны ЗАГС бүлегенә юллагач, баланың туу турындагы таныклыгы тиз арада әзерләнә. Кабат документ ясату өчен дә ЗАГС идарәсенә барасы юк, Россиянең теләсә-кайсы төбәгендә яшәүче Актаныш ЗАГС бүлегенә электрон мөрәҗәгать итеп документын кабат эшләтә ала. Бу никахларын рәсмиләштерергә теләгән яшь парларга да кагыла.
Ә никах таныклыгы гади генә кәгазь түгел. Ул ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, хөрмәтен, үзенең холкына, яшенә, милләте, диненә, социаль дәрәҗәсенә туры килүен дәлилли торган мөһим документ. Бүгенге «Гаилә дәресе» кунаклары укучыларга әнә шул асыл таләпләрне аңлаттылар.
Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин чын мәгънәсендә, кыска гына вакыт эчендә балаларга әхлакый тәрбия бирде.
-Кеше үзе өчен генә түгел, җәмгыять өчен файдалы булырга тиеш. Мәчти авылында туган якташыбыз, мөфти, 29 ел Россия мөселманнары Диния нәзарәтен җитәкләгән Мөхәммәдъяр Солтанов, Татарстанның Беренче президенты Минтимер Шәймиев- актанышлылар өчен горурлык та, үрнәк тә. Бүген бик күп егетләребез махсус хәрби операциядә илебезнең киләчәге өчен неонацизмга каршы көрәшә. Ватаныбызны саклау, тирә-юньдәгеләргә файдалы булу һәр ир-егетнең изге бурычы,- диде ул.
Шулай ук хәзрәтебез Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп яшәргә өндәде. Дуслык, иптәшлек хисләрен саклау, бер-береңнең гаебен күреп, гайбәт сөйләмәү, сүз йөртмәү, начар телле, начар холыклы булудан тыелу, хәләл хезмәт белән яшәү һәм башка сыйфатларны үтемле мисаллар белән аңлатты.
Психолог Фәһимә Шәйгәрданова Руслан хәзрәт Мортазинның сүзләрен дәвам итте.
-Әле генә ураза ае булып узды. Әлеге айда без нәфесебезне тыярга өйрәндек. Ә бит тормышта без һәрвакыт нәфесне авызлыклап яшәргә тиешбез, чөнки кешегә иң зур зыян салучы-ул нәфес,- дип, Фәһимә Зиннуровна, гүзәл холыклы булырга өндәде.
Психолог буларак, ир-ат һәм хатын-кызның холык-рәвешендәге аермалы якларны аңлатты. Туган илне һәм әти-әнине сайлап ала алмыйсың, ә менә ике әйберне- һөнәрне һәм тормыш иптәшен сайлап була.
Һөнәр сайлау үзенчәлекләре, аннан да бигрәк үзеңә пар сайлау, үзеңне гаилә тормышына әзерләү буенча киңәшләр укучыларга гына түгел, һәркемгә дә матур гаилә корырга, гаилә тормышын алып барырга ярдәм итүче алтын сүзләр:
- Гаилә корыр өчен кыз белән егеткә булачак тормыш иптәше 5 яктан туры килсен. Милләте, дине, белем дәрәҗәсе, нәселе һәм байлык дәрәҗәсе бер төрле булсын. Яши-яши тел дә ачыла, күз дә күрә башлый. Мондый аермалыклар гаиләне тагы да какшатырга мөмкин,- дип бу хикмәтле билгеләрне дә тормыш мисаллары белән ныгытты Фәһимә Шәйгәрданова.
Кеше хакына кермичә яшәү, хатын-кыз сабырлыгы, балалы гаиләнең өстенлекләре турында кыйссалар егетләргә, кызларга гаилә кыйммәтләрен аңларга ярдәм итте.
«Гаилә дәресе»нең кадерле кунагы- махсус хәрби операция ветераны, 2024 елның декабрендә «Сугышчан батырлык өчен медале белән бүләкләнгән Илнар Нәбиуллин булды.
Илнар Фәрих улы матур гаилә корып яшәүче үрнәк ир, үрнәк әти. 2023 елның декабрендә махсус хәрби операциягә бару турында контракт төзи һәм Россиянең киләчәге өчен үзеннән өлеш кертергә китә. Бүген ул вакытлыча ялга кайткан, бер ай дәвамында тормыш иптәше, баларына, әти-әнисе, туганнарына күңел җылысы бүләк итә. Аның да батырлык юлы нәкъ мәктәп эскәмиясеннән үк башланган.
Илнар Нәбиуллин Яңа Богады авылында туа, Иске Богады мәктәбен уңышлы тәмамлагач, Чаллыдагы Кама политехника институтында укый, югары белемле авыл хуҗалыгы инженеры белгечлеге ала. Туган ягына кайтып, «Тамыр» хуҗалыгында эшли. 2013 елда Балашиха шәһәрендә солдат хезмәте үтә.
2015 елда Иске Байсар авылы кызы Алинә белән гаилә корып ике бала үстерәләр, кызы Алчәчәк 2 сыйныфта укый, улы Нариман балалар бакчасына йөри. Әти-әни нигезе янында гына яңа йорт төзеп керәләр. Өлкәннәр белән аралашып, ярдәмләшеп яшиләр.
Менә ике елга якын Илнар Нәбиуллин Донецк өлкәсендә 2007 дивизиянең 589 нчы полкында 27 мотоукчылар дивизиясендә элемтәче булып хезмәт итә. Отделение командиры.
Махсус хәрби операциядә армияне элемтә белән тәэмин итәбез. Төрле элемтә чаралары- спутник элемтәсе, рация, интернет белән эшлибез,- ди Илнар.
-Илнар, каян элемтәче булып киттең?
- Срочный хезәт вакытында мин санитар булып хезмәт иттем. Ульяновск өлкәсендә 45 көнлек хәрби җыеннарда элемтәчелеккә укыткан иделәр. Элемтәче хезмәтем шул вакыттан башланды. Элемтә челтәре хәрби хезмәтнең нерв системасы кебек. Ут яңгыры астында ретртрансляторлар урнаштыралар, үзең белән авыр аппаратуралар йөртергә кирәк. Хәрби операциянең уңышы элемтәчедән тора. Шуңа безгә ялгышырга ярамый.
Илнар Нәбиуллин укучыларга тыныч тормышның кадерен белеп тырышып укырга кирәклеген әйтте, укучыларның сорауларына җавап бирде.
Очрашу аеруча истәлекле мизгелләр белән тәмамланды. Мәктәп укучылары «Батырларга хат» акциясенә кушылып, изге теләкләр язылган хатларга имзалар куйдылар һәм махсус хәрби операция батыры Илнар Нәбиуллинга тапшырдылар.
Һәммәбезнең теләкләре бер- батырларыбыз исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев