Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Якташыбыз Фирдинанд Гыйлаҗетдинов «За отличие» медале белән бүләкләнде

Яңа Җияш авылында туып үскән махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз Фердинанд Гыйләҗетдинов Россия Кораллы Көчләре бүләге — «За отличие» медале белән бүләкләнде.

"За отличие" медале мотоукчылар полкының кече сержанты Фердинанд Флер улының чираттагы бүләге. Ул 2024 елның сентябрендә «Батырлык өчен» медале белән хөрмәтләнгән иде. Ата-бабалар антына тугры калган батыр сугышчыбызны чын күңелдән котлыйбыз! 

Шунысы игътибарга лаек, Гыйләҗетдиновлар гаиләсендә батырлык үрнәге буыннан-буынга күчә. Фердинандның бабасы Галим Гыйләҗетдинов та Бөек Ватан сугышы елларында «Батырлык өчен"медале белән бүләкләнә. Ул үзенең иптәшләре белән немец-фашист илбасарларына каршы атакага күтәрелеп дошман окобына сикереп, берьюлы җиде дошманны юк итте.

Без үз үрнәкләре белән ватанпәрвәрлеккә һәм Ватанга хезмәт итүгә илһам бирүче геройлар белән горурланабыз. Фердинанд Гыйләҗетдиновка сәламәтлек һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев