Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Җитәкчеләребез 101 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил Вәлиевне якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар

Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов районыбызның Почетлы гражданины, Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил Вәлиевне якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар.

 Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов  районыбызның Почетлы гражданины, Бөек Ватан сугышы ветераны, 101 яшен каршы алган Тәфкил абый Вәлиевне якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән ихлас котладылар.

Тәфкил абый — сокланырлык шәхес. Кунакларны ул яхшы кәефтә аяк өсте крашылады. Күз тимәсен, бүген дә ул нык, җитез, фикере ачык, хәтере гаҗәеп. Гомеренең 46 елын авылда имам-хатыйб хезмәтенә багышлаган хөрмәтле аксакал ул.

Редакциябез исеменнән Тәфкил абыйга ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Алдагы Җиңү бәйрәмнәрен дә, туган көннәрен дә иминлектә, якыннары янәшәсендә каршы алырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев