Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Ләйсән Мөхәммәтова: «Балаларыбызның исеме онытылмасын — безнең өчен иң зур юаныч шул»

Актаныш районында гамәлгә ашырылган «Батыр анасы» проекты батыр уллар тәрбияләгән аналарның күңелендә тирән хисләр уятты. Шуларның берсе — махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Шәүкәтнең әнисе Ләйсән Мөхәммәтова. Ул әлеге башлангычка зур ихтирам белән карый һәм проектны тормышка ашыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

—  «Фотога төшерәбез» дигәч, иң элек мин бик сөендем. Чын күңелдән сөендем, Аллага шөкер, безне дә искә алалар, дидем. Бу фотоларны бит инде бер без генә түгел, күп кеше күрәчәк, бөтен ил күрәчәк. Ил карагач... үзең дә аңлыйсың инде, бу — бик зур хөрмәт, — ди ул.

Ләйсән апа сүзләренчә, мондый проектлар батыр егетләрнең исемнәрен оныттырмый, аларны киләчәк буыннар хәтерендә сакларга ярдәм итә.

— Безнең балаларны искә алалар, фотога төшерәләр, бу тарихи истәлек булып кала.  Балаларыбыз турында хәтер яши. Матур итеп эшләгәннәре, безнең балаларны зурлаганнары өчен бик зур рәхмәт. Чыннан да, бу — безнең өчен зур хөрмәт, — ди Ләйсән ханым.

Күргәзмәгә килеп, батыр егетләрнең фотоларын күрү аналар өчен бер үк вакытта авыр да, горурллык хисләре тудыручы мизгелләр.

— Бу истәлекле урынга килеп, балаларыбызның фотоларын күреп, исемнәрен укыганда, күңелләр бер яктан әрни, икенче яктан горурлык хисе туа. Безнең балаларның исеме үлмәс, чөнки алар һәрвакыт безнең йөрәкләрдә, — ди ул.

Ләйсән Мөхәммәтова район җитәкчелегенә һәм проектны оештыруда катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтен белдерде.

— Шундый зур эш башкарган район җитәкчеләренә, бу проектта катнашкан барлык кешеләргә чын күңелебездән рәхмәт әйтәбез. Безне онытмыйлар, безнең кайгыбызны уртаклашалар — бу безнең өчен бик мөһим. Тынычлык булсын, башка мондый хәсрәтләр килмәсен иде, — дип тели батыр анасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев