Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Махсус хәрби операциядә катнашкан Илсур Зәкиев ТР Рәисе спорт Кубогы ярышларында Актаныш данын яклый

Махсус хәрби операциядә катнашкан Илсур Зәкиев иртәгә, 2 августта «Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннары арасында ТР Рәисе спорт Кубогы»нда Актаныш районы данын яклаячак.

Илсур Зәкиев иртәгә, 2 августта «Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннары арасында ТР Рәисе спорт Кубогы"нда катнашачак. Бу мөһим һәм әһәмиятле чара бүгенге көн геройларына ярдәм итү һәм игътибар кирәклеген ассызыклый. Спорт – физик форманы саклап калуның һәм рухны ныгытуның менә дигән ысулы, ә ярышларда катнашу- бердәмлекне һәм тирә-юньдәгеләрнең ярдәмен тою мөмкинлеге.

Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядә катнашучы, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераны һәм «Батырлар" программасы җиңүчесе Илсур Зәкиев белән очрашып ярышларда уңышлар теләде. «Татарстан Геройлары" проекты якташларыбызның батырлыгын хуплый һәм данлый.

Очрашу барышында Яңа Әлемдә яшәп, «Башак» хуҗалыгында хезмәт куючы Илсур Зәкиев район башлыгын киләчәккә планнары һәм омтылышлары белән таныштыра. Ленар Рафакович, мине Илсурның оптимизмы һәм иртәгесе көнгә ышанычы чын күңелдән сөендерә, ди:

Илсурга иртәгәге ярышларда чын күңелдән уңышлар телим! Аның ихтыяр көче һәм максатчанлыгы югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр дип ышанам. Без Илсур кебек шәхесләр белән горурланабыз һәм аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез.

Сөйләшүдә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Актаныш районындагы социаль координаторы Ландыш Бариева да катнашты. 

Руслан Усманов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев