Шәфкатьлелекнең алгы сызыгында
Махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан ветераннарыбыз Быелгы Җиңү бәйрәменең почетлы кунаклары булдылар. Мәсәлән, санитар -инструктор Айдар Әдиятуллин туган авылы Такталачыкта машиналар парадында катнашты. Сугышчан дусты Илзар Сәрвәретдинов белән Билгесез солдат һәйкәленә чәчәк тәкыяләре салдылар. Алар- яшь буынга, авыл халкына күз алдында үсеп тәрбияләнгән чын патриотлык үрнәге.
Айдар Әдиятуллин: табибтан Ватанны яклаучыга кадәрге яшь язмыш
Такталачык авылында туган Айдар Әдиятуллинның тормышы- ил алдындагы изге бурычка тугрылык һәм буыннар дәвамчанлыгы үрнәге. Мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы медицина көллиятенә укырга керә, анда фельдшер һөнәрен үзләштерә. Диплом алгач, Айдар армиягә алына һәм Ерак Көнчыгышка хезмәт итәргә китә. Армия чыныгуы егетнең алдагы юлын билгели: 2001 елда ул, киләчәк язмышын хәрби һөнәр белән бәйләп, контракт имзалый.
Шәфкатьлелекнең алгы сызыгында
2022 елда махсус хәрби операция башлану белән Айдар вакыйгалар үзәгенә эләгә. Июнь башында ук ул Донецк һәм Луганск халык Республикаларында медик-санитар инструктор булып хәрби хәрәкәтләр зонасында хезмәт итә. Ут-ялкын астында яралыларга беренче медицина ярдәме күрсәтә, сугышчыларны дәвалый һәм янәдән сәламәтләндереп сафка бастыра, алгы сызыкка озата.
Иң үзәк өзгәне— иптәшләрнең һәлак булуын күрү һәм аларны коткара алмавыма үземне гаепле тою, — дип уртаклашты күңелендәгеләр белән Айдар ут эчендәге хәлләрне искә төшереп.
Авыр сынауларга карамастан, ул якты өметләр белән яши: "Аллаһ кушып, быел сугышлар бетәр. Күк йөзебез элеккечә, аяз, тыныч булыр!»- ди якташыбыз.
Айдар үзенең 45 көнлек ялынның бер өлешен авылдашлары белән Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнүгә багышлаган. Автопарадта һәм митингта катнашты.
Җиңү бәйрәме белән горурланам. Элек тә безнең Такталачык авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү югары дәрәҗәдә иде, ә хәзер исә тагы да колачлырак оештырыла. Бу хәтер һәм киләчәк өчен мөһим!
Сугышлар үткәндә калырга тиеш. Кан кою беркайчан да кабатланмасын, - дип йомгаклады сүзен махсус хәрби операция ветераны Әдиятуллин, аның күзләрендә Бөек Җиңү алып килгән фронтовиклар белән горурлану да, киләчәккә ышаныч та ачык чагылды.
Ләйсән Газизова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев