Сезнең улларыгыз батырлык үрнәге!
Актаныш районында Ватаныбыз сагы өчен изге көрәшкә күтәрелгән солдат аналарының һәрберсе - игътибар үзәгендә. Улларын махсус хәрби операциягә озаткан әниләрнең хис-кичерешләрен алар бары үзләре генә белә. Илебезне баскынчылардан яклап яу кырында көрәшүче солдатларның һәрберсен аналарның изге теләкләре фәрештәдәй саклый, дошманнардан арчалый.
Казанда 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап оештырылган республикакүләм бәйрәмдә илебез киләчәге өчен махсус хәрби операциядә көрәшүче батырларның әниләренә аеруча зур игътибар бирелде. Яңа төзелгән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу, зур концерт программасы тәкъдим ителде. Казанга килүгә үк бәйрәм кунакларын «Корстон» күңел ачу комплексында иртәнге, ә зур концерт программасыннан соң төшке аш белән сыйладылар.
Актаныш делегациясендәге геройлар тәрбияләп үстергән дүрт ана- Чалманарат авылында яшәүче Ләйсән Мөхәммәтова, Актаныштан Фәнә Мөхәммәтова, Надилә Шәңгәрәева, Илина Арсланова кебек әниләргә Рөстәм Миңнеханов «Сезнең улларыгыз батырлык үрнәге! Аларның геройлыгын без һәрвакыт хәтердә тотарбыз!», дип мөрәҗәгать итте.
Ни кызганыч, арабызда бала югалту ачысын кичергән әниләр дә күбәя.
- Улым белән горурланам. Ул Туган иле, әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермәде. Аллаһы Тәгалә улыбызның батырлыгы бәрабәренә безне бик нык хөрмәтләүләргә лаек итте. 8 Март, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантанага чакырдылар. Безгә багышлап бик күп җылы теләкләр әйттеләр. Концерт номерларын багышладылар.
Улым Мансур безнең өчен һаман исән. Күңелебез белән аның кайтуын көтәбез,- ди Илина Арсланова.

Илинаның улы Мансур Илдар улы Арсланов махсус хәрби операциягә 2023 елның июнендә контракт төзеп китә. Шушы елның ноябрь аенда 28 яшендә батырларча һәлак була. Ләкин әлегәчә аның гәүдәсен табылмаган. Ләкин әти-әнисенә чыннан да һәлак булды дигән белешмә бирелә.
- Мансур хәрби хезмәткә 2014 елда алынды. Кырым безгә кушылганда, Ростов шәһәрендә хезмәт итте ул. Чик буйларында ул вакытта дошманнар тарафыннан провакация көчле барган. Махсус хәрби операциядә чакта гел хәбәрләшеп тордык, әмма ул нинди авырлыклар кичергәнен сөйләмәде. Шулай да ситуацияне аңлатып бирә иде. НАТО илләренең безнең Россия чик буйларын зур хәрби әзерлек, көчле техникалар белән камап алуларын, Польша танкларының һөҗүм итүен, аларның тавышсыз хәрәкәтләнүләрен әйтә иде. Безнекеләрнең махсус хәрби операцияне башлавы бик вакытлы булган, дип аңлата иде.
Улым 28 яшендә һәлак булды, ярый аның дәвамы- кызы бар.
Җитәкчеләргә, шундый матур кичә оештыручыларга, безне ачык йөз белән каршылап, мул табыннан янында сыйлаучыларга зур рәхмәт. Былтыр махсус хәрби операция батыры буларак, Татарстан Диния нәзарәте хаҗ сәфәре белән бүләкләгән иде. Быел 8 Мартта шулай хөрмәтләделәр. Димәк, улларыбыз юкка гына көрәшмәгән. Бу кан коюлар тизрәк туктасын, илебездә тынычлык урнашсын, күк йөзебез аяз булсын!- ди Илина Арсланова.
-
Улым турында сөйләргә кыенсынам, «Жуков» медале белән бүләкләнүен дә беркемгә дә әйтмәдем
Фәнә Мөхәммәтова олы яшьтә булса да, махсус хәрби операциядәге солдатларга даими булышып тора, тора-бара «Без бергә» волонтерлар фондының актив әгъзасына әйләнде. Әмма фотога төшәргә , үзе турында сөйләргә бер дә яратмый. МХО батыры әнисе буларак, Казанга Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмдә чакырылгач, сүз иярә сүз чыгып, беркадәр ачылып китте дә, шаккаттырды. Баксаң, Фәнә апаның уртанчы улы Равил Гайнетдинов инде ике елга якын махсус хәрби операциядә икән, батырлыклары өчен «Жуков» медале белән бүләкләнгән.

- И, Фәнә апа, шундый шатлыгың белән дә бүлешмисең, син!- дигәч, «Куркам бит, күз тияр. Алар ут эчендә. Андагы хәлләр бүген болай, иртәгә тегеләй» дип аналарча борчылуын яшермәде.
Фәнә Мөхәммәтованың улы, 1977 елгы Равил Гайнетдинов Чаллыда матур гына гаилә корып, хатыны белән өч бала тәрияләп үстергән көннәрдә дәүләт хезмәтләре порталы аша документларын тикшертергә чакыру ала. Менә шушы тикшерү барышында Равилгә МХОгә бару буенча контракт төзергә тәкъдим итәләр. Самарадан ерак түгел Рожденственода армия хезмәтен узган райондашыбыз каушап төшми, Ватан өчен соңгы тамчы канынача көрәшергә ризалык белдерә. 2023 елның июне була бу.
Шул көннән башлап Фәнә Галимҗан кызы ут эчендә яши.
- Өч ул әнисе мин. Рамил, Равил, Айнур- өчесе дә армиядә хезмәт иттеләр. Равил мәктәптән соң, технология техникумында укыды. Меңнәрдә клубта да эшләп алды. Махсус хәрби операциягә киткәнче, сәүдә вәкиле иде.
2023 елның июнендә Чаллыдан контракт төзеп махсус хәрби операциягә китте. Беренче ялына 11 айдан соң гына, 2024 елның маенда гына кайта алды. Аның исәнлеген сорап дога кылмаган чагым юк. Әни кешенең теләге пәрдәсез кабул була, диләр. Көн саен иртән торгач, телеграмнан теләкләр белән хәбәр җибәрәм. Кайвакыт минем хатны ачып укырга җае да булмый. Әмма мин гел язам, гел теләктәмен,- ди Фәнә апа.
Райондашыбыз Равил Гайнетдинов соңгы вакытта Донецкида неонацизмга каршы көрәшә. Ул отделение командиры. «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале иясе. Каты бәрелешләрдән соң батырлыгы һәм куркусызлыгы өчен «Жуков» медале белән бүләкләнә.
- Кечкенә чагында Равил әллә ни кыюлыгы белән башкалардан аерылып тормады. Йомшак холыклы иде. Бу батырлыклары турында ишеткәч, сөендем дә, горурландым да. Дөнья кыюлыкка, үткенлеккә үзе өйрәткәндер инде улымны. Аның турында сөйләргә кыесынам, «Жуков» медале белән бүләкләнүен дә беркемгә дә әйтмәдем»,- ди Фәнә апа.
-Гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнашасыз. Улыгызга барып җитәме җибәргән ярдәмегез?
-Әйе, улыма нәрсәләр озатттым, барысын да алды. Соңгы сугышчан урыны Донецкида иде бит, соңгысында «Чыгып ала алмыйбыз, әлегә посылка җибәрми тор», диде. Шул ноктага төбәп барган Чаллы волонтерлары артыннан биреп җибәрдек, алар кайнар нокталарга ук посылкаларны керттеләр.
Барлык сугышчылар да исән-сау булсыннар, күңелем белән ярдәм итәм дип йөрим, «Яшьлек»тәге «Без бергә» волонтерлары янына балам өчен генә түгел, барлык солдатларга ярдәм итәм, дип киләм. Илләр генә тынычлансын!
Казаннан тантаналы бәйрәмнән кайтуына янә бер сюрприз көткән Фәнә апаны. Улы- Равиле ялга кайтып төшкән. Әле бу көннәрдә аның тагы да куанычлы мизгелләр кичергән мәле, улын сый-хөрмәтләре белән кадерләгән вакыты. Мондый күрешүләр дәвамлы һәм һәрвакыт сөенечле булсын!
-
Сезнең улларыгыз батырлык үрнәге!
Ләйсән Мөхәммәтова дүрт бала әнисе булса да әле үзе кызларга биргесез. «Улым Шәүкәт махсус хәрби операциядә һәлак булгач, бер кара чәчем дә калмады, шуңа аксыл төскә буядым», ди ул югалту ачысы тулы күзләрен миңа төбәп.

Әйе, Ләйсән апага махсус хәрби операция, андагы солдатлар тормышы, сугышчыларга ярдәм итү волонтер кызы Гөлинә Иделбаева аша яхшы таныш була. Әмма өченче баласы- улы Шәүкәт Әминов контракт төзеп яу кырына китәр дип бөтенләй башына да китерми.
Шәүкәтемнең кан басымы югары иде, шуңа армиягә дә бара алмады. Ә аның бик тә хәрби хезмәткә алынасы килде. Махсус хәрби операция барышы белән гел кызыксынып торды. Тыныч, басынкы, акыллы булды, сыйныфта иң нык тәртипле укучы, дип әйтәләр иде. Кечкенә чакта да берәр җиргә утыртып куйсаң, шунда тик кенә утырып тора торган бала булды. Мәктәптән соң Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы буенча, Чаллыда коткаручы булырга укыды. Укуын тәмамлагач, авылга кайтты, хуҗалыкта эшләде. Өч егет- Алмаз Хуҗин, Рамил Галиуллин һәм минем улым Шәүкәт үзара сөйләшкәннәр дә контракт төзергә уйлаганнар. Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев әйтмәсә, белми дә кала идем.
«Әни, без бармасак, кем барыр соң?» дип, минем өзгәдәнүемне туктатырга тырышты. 2023 елның 24 ноябрендә озаткан идек, озак та үтми улымнан хәбәр килү туктады. Ул вакытларның авырлыгын аңлатырга сүз таба алмыйм. 2024 елның 17 февралендә хәбәрсез югалган статусы бирелде. Гәүдәсен бары 18 июньдә генә туган якка алып кайтып җирли алдык, – дип улы турындагы истәлекләрне барлый Ләйсән Мөхәммәтова.
-
Тизрәк тынычлык урнашсын дип дога кылам!
Актанышның РТС бистәсендә яшәүче Надилә Шәңгәрәева кайгы баскан иңнәрен төз тотарга тырышып бәйрәм тамашасын карый. Туган илебез мәнфәгатьләрен яклап кулларына корал алган солдатларга, аларның гаиләләренә, бигрәк тә әниләренә рәхмәт сүзләре яңгыраганда күзләренә мөлдерәп ачы да, тозлы да яшьләр тула. Батыр улы- төпчек улы Ленар Шәңгәрәев күптән түгел махсус хәрби операциядә һәлак булды. Надилә апа 8 март бәйрәменә багышланган республикакүләм чарада утырганда улының бар тормыш юлын күздән кичерде.

- Өч бала үстердем, олы кызым Лениза Актанышның беренче санлы мәктәбендә укыта, уртанчы улым Ленарис Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда эшли. Кечесе Ленар төзелеш буенча китте. Ленар кечкенәдән апасы белән абыйсыннан аерылып торды, тиктормас, сәрсәнрәк иде, дип әйтимме соң. Махсус хәрби операция башлангач, бик кызыксынды, телевизордан бар яңалыкларны карап барды. Көннәрдән беркөнне үзе дә миңа анда булырга кирәк, дип максат куйды. Каршы килергә, сүзеннән кайтарырга тырышсак та иптәшләренә, солдат дусларына ярдәм итәсе, аларга терәк буласы килү көчлерәк булып чыкты. Контракт төзеп махсус хәрби операциягә китте.
Көнгә өч тапкыр хәбәргә чыга торган иде. Донецкида булды ул. «Әни, алай-болай булса, мине әти янына җирләрсез», диде. «Алай димә, улым, татар юрап китерә, диләр, андый сүзе сөйләмә» дия идем. Гомере шулай гына язылгандыр инде. Тизрәк тынычлык урнашсын дип дога кылам. Башка аналарга безнең кебек бала югалту ачысын татырга язмасын!- дигән теләкләр белән сүзен тәмамлады Надилә Шәңгәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Нет комментариев