Бүген Актаныш районы Туган як музее яңа экспонат белән тулыланды. Районыбыз тарихында БДИда 100 балл җыйган укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар турындагы китап музейда сакланачак.
Әлеге китапта быел Бердәм дәүләт имтиханнарын югары нәтиҗә белән тапшырган укучылар һәм аларның остазлары турында мәгълүмат урын алган.
Быел Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары Азалия Маликова химия фәненнән, Румил Хаҗиев математикадан имтиханны 100 баллга тапшырдылар.
Пучы урта мәктәбе укучысы Эльвина Закирова да химия фәненнән максималь нәтиҗәгә иреште.
Укучыларның бу зур уңышында аларга белем биргән укытучыларның өлеше дә бәяләп бетергесез. Китапта аларның остазлары — Рузилә Гарипова, Регина Фәрдиева һәм Алсу Вәгыйзова фотосурәтләре дә урын алды.
100 балл — ул имтихандагы югары күрсәткеч кенә түгел, ә укучының тырышлыгы, укытучының фидакарь хезмәте һәм максатка ирешүнең ачык мисалы.
Бүген музейда саклана башлаган әлеге китап киләчәк буыннар өчен дә районыбыз мәгарифенең матур казанышларын чагылдырган кадерле истәлек булыр.
Нет комментариев