Иҗатта — Ватанга мәхәббәт!
Хакимият сәгате

Иҗатта — Ватанга мәхәббәт!

Бүген район хакимиятендә Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы тарафыннан ел саен үткәрелә торган балалар рәсемнәре бәйгесенә йомгак ясалды.

Быел иҗади бәйгедә аеруча күп яшь рәссам катнашты. Конкурс эшләре ике юнәлештә тәкъдим ителде: «Мин Ватаным белән горурланам» һәм «Сугышчан батырлык».

Иҗатта — Ватанга мәхәббәтҖиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов катнашты. Ул яшь талантларны җиңүләре белән котлап, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Иҗатта — Ватанга мәхәббәтРеспублика конкурсында актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы профсоюз оешмасының дипломнары һәм истәлекле бүләкләре белән түбәндәге балалар бүләкләнде:

  • Фәрдиев Айрат — 5 яшь;

  • Хазиева Лилия — 7 яшь;

  • Солтангәрәев Рүзил — 11 яшь;

  • Фәрдиев Айнур — 9 яшь;

  • Мөхәммәтдинова Дина — 11 яшь;

  • Сираева Риана — 12 яшь.

Иҗатта — Ватанга мәхәббәтӘ республика конкурсының төп җиңүчеләре исеменә:

  • Зиннәтуллина Зарина — 8 яшь;

  • Сабиров Самир — 13 яшь;

  • Хазиева Ләйсән — 14 яшь

лаек булды.

Яшь рәссамнарның һәрбер эше — туган илгә мәхәббәт, Ватан белән горурлану һәм тынычлыкның кадерен аңлау хисләрен чагылдырган иҗади хезмәт. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар, иҗади илһам һәм яңа җиңүләр телибез!

Иҗатта — Ватанга мәхәббәтЛенар Зарипов быел 1 сыйныфка укырга керәчәк сабыйларга бер мең сумлык сертификатлар тапшырды. Бу матур традициянең район хакимиятендә барлыкка килүенә инде озак еллар, ул ата-аналарга һәм балаларга шатлык хисләре бүләк итә.


Нет комментариев