Пучы Балалар иҗат үзәгенең «Нур Баян» командасы көрәшчеләре яңа уку елында беренче тренировкаларын башлап җибәрде. Егетләребез зур дәрт һәм яңа көч белән келәмгә чыкты!
Яңа сезон алдыннан спортчыларыбызга зур ярдәм күрсәтелде: «Амәнәт» хәйрия фонды командабызны яңа спорт инвентарьлары белән сөендерде. Фонд ярдәме белән балаларга герләр, бокс белән шөгыльләнү җыелмалары, көрәш манекены һәм башка бик күп кирәк-яраклар алынды.
Пучы Балалар иҗат үзәге җитәкчесе Ләйсән Фидәис кызы иганәчеләргә үзенең кайнар рәхмәтен җиткерде:
«Спортчыларыбызга шундый зур ярдәм күрсәткән иганәчеләребезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез! Яңа уку елында егетләребезгә тик яңа уңышлар һәм җиңүләр юлдаш булсын!»
Яңа җиһазлар белән — яңа биеклекләргә! Егетләребезгә уңышлы тренировкалар һәм зур җиңүләр телибез!
Нет комментариев