Бүген, Татарстан Республикасы көне алдыннан, Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова катнашында тантаналы кабул итү чарасы узачак. Әлеге чараның хөрмәтле кунаклары арасында Актаныш районыннан Муллагалиевлар гаиләсе дә бар.
Муллагалиевлар гаиләсе — районыбызның горурлыгы, мәхәббәт, үзара хөрмәт, бер-береңә терәк булу һәм тырыш хезмәткә нигезләнгән нык гаиләнең матур үрнәге.
Хезмәттә дә, тормышта да үрнәк
Гаилә башлыгы Әбүгали Муллагали улы — хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы. Аның 55 еллык хезмәт юлының күп өлеше авыл хуҗалыгы белән бәйле. Ул озак еллар «Татарстан» колхозында баш хисапчы булып эшләп, туган төбәкнең үсешенә зур өлеш керткән.
Аның тормыш иптәше Зинфира Солтан кызы — хезмәт ветераны, «Ана даны» медале белән бүләкләнгән күпбалалы ана. Ул 20 елдан артык почта элемтәсе бүлеген җитәкләгән, хезмәтендә һәрвакыт алдынгылар сафында булган. Бүген дә Зинфира апа җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ул «Без бергә» фонды волонтёры буларак махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү эшендә үз өлешен кертә.
Иң зур байлык — балалар
Муллагалиевлар өчен иң зур байлык — балалары. Алар биш бала тәрбияләп үстергән, һәрберсенә хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, кешеләргә хөрмәт һәм гаилә кыйммәтләрен сеңдергән.
Илфак — гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе инспекторы, өч бала әтисе. Илфира — җаваплы хезмәткәр, кыз бала тәрбияли. Ләйсән — юл хуҗалыгы предприятиесе мастеры, өч бала әнисе. Әлфия — медицина-санитария өлешенең өлкән шәфкать туташы, бала тәрбияли. Лилия — танылган җырчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты. Бүген ул Казан шәһәренең «Кызыл Тау» торак массивындагы Мәдәният йортында хезмәт куя. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияли.
Муллагалиевлар гаиләсе бүген дә зур һәм тату гаилә булып яши. Аларның 12 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Күп буыннарны берләштергән бу гаилә — мәхәббәт, хөрмәт, хезмәт сөючәнлек һәм гаилә кыйммәтләренә тугрылыкның матур үрнәге.
Нет комментариев