«Әтәчкәй»дә «Недиктант. Дети» яздылар
«Әтәчкәй» «Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы» «Недиктант. Дети» халыкара мәгариф акциясенә кушылды.
Акциядә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Бадертдинов Нурислам, Гарифьянова Азалия, Гаффарова Амалия, Фатихова Рузана, Хабибуллин Тамерлан һәм аларның әти-әниләре катнаштылар.
Балалар бөек рус язучысы А.С. Пушкин биографиясе һәм иҗаты белән тирәнтен таныштылар. Кызыклы, логик фикерләү сәләтен үстерүгә багышланган биремнәрне югары нәтиҗәләр белән үтәделәр.
Акция Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм "Казаньоргсинтез" предприятиесе ярдәмендә үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев