«Мин — оста»: мәктәп остаханәсеннән фәнни-технологик киләчәккә юл
Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш — киләчәк буыннарның белеменә, осталыгына һәм иҗади фикерләвенә нигезләнгән стратегик юнәлеш. Әлеге максатларга ирешүдә мәктәп дәрәҗәсендә үткәрелә торган практик юнәлешле бәйгеләр аеруча зур әһәмияткә ия. Шундый әһәмиятле чараларның берсе — «Мин — оста» конкурсы. Әлеге бәйге «Киләчәккә адым» фестивале кысаларында Актаныш районында менә бишенче тапкыр оештырыла.
Иске Кормаш мәктәбенең лаеклы ялдагы укытучысы Рәшит Мөхәммәтдин улы Латыйпов бүген дә яшь буын тәрбиясенә үз өлешен кертә. Ул «Мин-оста» бәйгесендә жюри әгъзасы буларак катнашып, 5–6 нчы сыйныф укучыларының эшләрен бәяли. Быел бу яшь төркемендә 11 бала көч сынаша, һәм аларның һәркайсы үз осталыгын күрсәтергә омтыла.
Конкурс кысаларында укучылар фанерадан самолет макетлары ясый. Бу бирем — гади генә кул эше түгел, ә инженерлык фикерләвенең беренче баскычы. Эш барышы схема белән танышудан башлана: укучылар аны фанерага төгәл итеп күчерәләр, аннары кисеп, детальләрне берләштерәләр. Мондый эш игътибарлылык, төгәллек, сабырлык һәм технологик фикерләү таләп итә — болар барысы да фәнни-технологик үсешнең төп компонентлары.
Рәшит абый билгеләп үткәнчә, укучылар эш кораллары белән ышанычлы эш итә беләләр, үз инструментларын алып килүләре дә аларның җаваплылыгын күрсәтә. «Куллары ятып тора, эшләре әйбәт», — ди тәҗрибәле педагог. Бу — мәктәптә бирелгән белемнең тормышта кулланылыш табуының ачык мисалы.
Жюри бәяләгәндә эшнең сыйфатына аеруча зур игътибар бирә: һәр детальнең төгәллеге, пөхтәлеге, кимчелекләрсез булуы мөһим. «Черки борынын да тыга алмаслык» дәрәҗәдә эшләнгән эшләр генә югары бәя ала. Бу исә укучыларны сыйфатка омтылырга, үз хезмәтләренә җаваплы карарга өйрәтә.
Катнашучыларның үзләре дә бу юнәлешкә кызыксыну белән карый. Мәсәлән, Актаныш кадет мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Әмир Галиев столярлык эшләренең тормышта киң кулланылуын билгеләп үтте. Ул самолет эскизын кыска вакыт эчендә ясап, нәтиҗәсеннән канәгать калган. Ринат Мингазов өчен исә бу — беренче тәҗрибә булса да, ул эш барышында катлаулыкларны җиңеп, кирәкле күнекмәләрне үзләштергән.
«Мин — оста» конкурсы — ул укучыларда гади кул осталыгын гына түгел, ә инженерлык культурасы, иҗади фикерләү һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүче мөһим платформа. Мондый чаралар Татарстан Республикасының фәнни-технологик потенциалын үстерүгә, киләчәктә югары квалификацияле белгечләр тәрбияләүгә ныклы нигез сала.
Дилшат Мөхәммәдиев — «Мин — оста» конкурсының тагын бер хөрмәтле жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы һәм Халык укытучысы — бәйгенең белем бирү системасындагы ролен югары бәяли. Аның фикеренчә, район күләмендә узучы бу чара укучылар өчен зур мөмкинлекләр ача, чөнки ул республика һәм Россия күләмендә үткәрелә торган «Профессионаллар» кебек абруйлы ярышларга ныклы нигез булып тора. Димәк, «Мин — оста» — ул гади генә кул эшләре бәйгесе түгел, ә киләчәк инженерларны, технологларны һәм һөнәр осталарын әзерләүнең башлангыч этабы.
Конкурсның төп максаты — укучыларның кул хезмәтенә осталыкларын үстерү, аларда технологик фикерләү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен формалаштыру. Биредә һәр катнашучы үз көче белән эш башкара: кораллар белән дөрес эш итә белүе, төгәллеге, пөхтәлеге һәм иҗади якын килүе бәяләнә. Нәкъ менә шушы сыйфатлар заманча фәнни-технологик үсешнең нигезен тәшкил итә.
Быелгы бәйгедә 7–8 нче сыйныфта укучы егетләр фанерадан Татарстан гербын ясыйлар — бу эш техник осталыкны гына түгел, ә милли символикага ихтирам тәрбияләүне дә күздә тота. Герб элементларын төгәл итеп кисеп чыгару, аларны бер композициягә җыю һәм аслыкка- подставкага урнаштыру — болар барысы да югары игътибарлылык һәм төгәллек таләп итә. Эшне башкару өчен өч сәгать вакыт бирелә, һәм бу вакыт эчендә укучылар үзләренең осталыкларын тулысынча күрсәтергә тиеш. Бәйгегә 19 укучы катнашу әлеге юнәлешкә кызыксынуның югары булуын дәлилли.
Жюри бәяләү барышында берничә мөһим критерийга таяна: эшнең үлчәмнәре төгәллеге, формасының дөреслеге, пөхтәлеге, кимчелекләрсез башкарылуы һәм вакыт кысаларында эшне тәмамлау. Һәр детальнең сыйфаты — гомуми нәтиҗәне билгели торган фактор.
Катнашучыларның үзләре дә бу юнәлешкә зур кызыксыну белдерә. Искәндәр исемле укучы, мәсәлән, агач белән эшләү тәҗрибәсе булуын, төрле подставкалар һәм милли бизәкләр ясавын әйтте. Ул әтисе ярдәмендә өйдә дә осталыгын камилләштерә һәм киләчәктә укытучы булырга тели. Хәйдәр исә хезмәт дәресләренең әһәмиятен ассызыклый: аның фикеренчә, кул белән эшләнгән әйберләр һәрвакыт күңел җылысын саклый, пөхтәрәк килеп чыга, шушы сыйфатлары аркасында кыйммәте дә зур. Бу караш — чын иҗади һәм технологик фикерләү чагылышы.
«Мин — оста» конкурсы — ул фәнни-технологик үсешнең төп нигезләрен мәктәп эскәмиясеннән үк яшь буынга сеңдерүче нәтиҗәле мәйданчык. Ул укучыларда инженерлык фикерләве, практик күнекмәләр һәм хезмәткә җаваплы караш формалаштыра. Мондый чаралар, һичшиксез, Татарстан Республикасының фәнни-технологик потенциалын ныгытуга һәм киләчәк буын профессионалларын тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев