Һәр бала белән ана булу бәхете яңадан ачыла
Әниләр көнен каршылап

Һәр бала белән ана булу бәхете яңадан ачыла

Өч бала әнисе Ильмира Гыйләҗова: «Балаларны яратырга, сакларга һәм якларга кирәк. Аларның бу дөньяда бер генә әнисе, бер генә әтисе бар»

Гаиләдә бала туу — һәрчак зур шатлык, күңелгә сыймаслык бәхет. Ә инде өйдә балалар тавышы бер-бер артлы ишәя барса, бу бәхетнең тәме тагын да арта. Актанышта яшәүче 33 яшьлек Ильмира Гыйләҗева бүген өч бала әнисе. Олы кызлары Иделиягә — 6 яшь, уртанчы уллары Даниярга — 1 яшь, ә төпчекләре Рамилгә әле бер ай гына. Яңа туган сабый гаиләгә тагын бер бәхет, җылылык һәм матур мәшәкатьләр алып килгән.

Һәр бала белән ана булу бәхете яңадан ачылаИльмира өченче тапкыр әни булачагын белгәч, шатлыгын яшерә алмаган. Бу сөенечле хәбәрне иң беренче булып тормыш иптәше һәм әнисе белән уртаклашасы килгән. Ана булуның беренче дулкынлануларын да, сабый үстерүнең татлы мәшәкатьләрен дә инде яхшы белгәнгә, бу юлы ул үзен күпкә тынычрак хис иткән.

Һәр сабый — кабатланмас бәхет

– Гаиләбездә өченче сабый туачагын белгәч, бик сөендем. Иң беренче булып бу шатлыклы хәбәрне иремә, әниемә җиткерәсем килде. Беренче тапкыр әни булганда шатлык белән бергә бераз курку да бар иде. Яңа туган баланы кулга алып карау тәҗрибәм булмагач, ничек тәрбияләргә, ничек карарга икән дип дулкынландым.

Ә өченче тапкыр әни булгач, үземне бик тыныч хис иттем. Шул ук вакытта шатлыгымның да чиге булмады. Инде күп нәрсәне беләм, тәҗрибәм бар кебек. Бу сабыйны карау, тәрбияләү гаиләбезгә җиңелрәк биреләчәген дә аңладым, – ди Ильмира.

«Һәр бала белән ана булу бәхете яңадан ачыла» дигән сүзләр белән әңгәмәдәшем тулысынча килешә. Чөнки һәр сабыйның үз холкы, үзенчәлеге, әни күңелендә үз урыны бар. Яңа туган баланың исен, җылысын тоеп, кечкенә кулларыннан тотып утыру — сүз белән аңлатып бетерә алмаслык хисләр. Ә шул мизгелләр, кызганыч, бик тиз узып китә.

Һәр бала белән ана булу бәхете яңадан ачыла

– Икенче баламны тудырып, бала тудыру йортыннан өйгә кайткач, «Их, ничек тиз үсә, яратып туеп бетерә алмыйм бит!» – дип елардай булып утырганым хәтердә. Чыннан да, сабыйлар бик тиз үсә. Шуңа күрә һәр мизгелнең кадерен белергә, аларның һәрбер үсеш чорыннан тәм табып яшәргә кирәк. Ана булган һәр хатын-кыз мине аңлар дип уйлыйм, – ди өч бала әнисе.

Өйдә өч бала — өч төрле шатлык

Бала тууның беренчесе, өченчесе булуына карамастан, ата-ана өчен шатлык бер үк зурлыкта. Ильмира әйтүенчә, өченче сабыйның дөньяга килүенә гаиләнең һәр әгъзасы үзенчә сөенгән. Әти-әни, әби-бабай өчен бу — тагын бер онык, тагын бер бәгырь кисәге. Ә балалар өчен өйдә кечкенә энекәш барлыкка килү — зур кызыксыну һәм яңа тәэсирләр чыганагы.

– Аллага шөкер, Рамилне барыбыз да көтеп алдык. Әти-әниләребез, әби-бабайлар өчен дә зур сөенеч булды. Балаларга исә ул башта җанлы уенчык кебек, кечкенә генә, чыңлап торган сабый. Олы апасы аны бик яратып «Рамильчик», «бәбием», «апаем» дип эндәшә. Ә уртанчы улыбыз Данияр үзе дә әле кечкенә бит, шуңа күрә энекәшенә «бәби» дип кенә дәшә, – дип елмая әңгәмәдәшем.

Һәр бала белән ана булу бәхете яңадан ачылаИльмираның сүзләренә караганда, олы кызлары Иделия әнисенең уң кулы, кечкенә булуына карамастан, өйдәге эшләрдә булышырга, энеләрен карашырга тырыша. Алты яшьлек кыз үзен инде зур кеше итеп хис итә, әнисенә ярдәм итәргә, аны аңларга омтыла.

– Иделияне үземнең ярдәмчем дип саныйм. Аңа әле алты яшь кенә булса да, үзен зурларча тотарга тырыша. Минем хәлемне аңларга, кулыннан килгәнчә булышырга әзер. Аның шундый игътибарлы булуы күңелне сөендерә. Әлбәттә, балага балачак хас, ләкин әнисе янында үзен кирәкле итеп тоюы да мөһим, – ди Ильмира.

Һәркайсына тигез ярату һәм игътибар кирәк

Өч баланың холкы да бер-берсенә охшаган икән. Ильмира моны тормыш иптәшенең сүзләре белән дә бәйли. Ире балаларның барысына да әнисенең холкы күчкән дип шаярта. Әниләре дә моның белән килешә.

Һәр бала белән ана булу бәхете яңадан ачыла– Балаларым бер-берсенә холыклары белән бик охшаш. Ирем әйтмешли, барысының да характеры минеке. Мин дә моны кире какмыйм. Алар хәтта үзара сүз көрәштерергә дә ярата. Кечкенәсе әле сөйләшә дә белми, әмма үз фикерен кычкырып булса да җиткерергә мөмкин, – ди ул.

Өч баланың һәркайсына бердәй игътибар бирү җиңел түгел, әлбәттә. Кайвакыт берсенә күбрәк вакыт бүлеп бирергә туры килә, икенчесенә игътибар җитеп тә бетмәскә мөмкин. Әмма ана буларак Ильмира мондый мизгелләрне сизеп алырга һәм һәр баланың күңеленә ачкыч табарга тырыша.

– Кайбер вакытта берәрсенә игътибар җитеп тә бетми торгандыр. Ләкин балалар моны сизә бит. Шуңа күрә аларның кәефләрен, үзләрен тотышларын күзәтергә тырышабыз. Берәрсенә игътибар кирәклеген күрсәк, шуңа карап эш итәбез. Иң мөһиме — яратуыбызны тигез бүлү, һәркайсының үзен кадерле һәм кирәкле итеп тоюына ирешү, – ди әңгәмәдәшем.

Күп балалы гаиләнең бәхете — еллар узгач аңлашыла

Ильмира балалар тәрбияләүдә иң мөһиме — аларны ярату, саклау һәм яклау дип саный. Чөнки тормышның алда нинди сынаулар әзерләвен беркем дә белми. Ә бала өчен әти-әнисе — иң якын, иң ышанычлы кешеләр.

– Балаларны яратырга, сакларга, якларга кирәк. Кем белә, алда аларны нинди тормыш көтә? Аларның бу дөньяда бер генә әнисе, бер генә әтисе бар. Шуңа күрә балачакларын бәхетле итәргә, күңелләренә матур хатирәләр тупларга тырышырга кирәк.

Һәр бала белән ана булу бәхете яңадан ачылаКүп балалы гаиләнең чын мәгънәсен, аның нинди зур байлык икәнен балалар үсеп җиткәч кенә тулысынча аңлыйсыңдыр дип уйлыйм. Абый-апаларың, энеләрең, сеңелләрең булу — тормыштагы зур бәхет. Бер-береңә таяныч, сердәш, ярдәмче булып яшәүнең кадерен еллар узгач аеруча нык беләсең, – ди Ильмира.

Әңгәмәдәшем тормыш иптәшенең дә күп балалы әти булуына сөенүен, гаилә тормышында балаларга карата ярату һәм игътибарны тигез бүлергә тырышуын билгеләп үтә.

– Ирем өч балабыз булуына бик сөенә дип уйлыйм. Аллага шөкер, ул беребезне дә игътибарсыз калдырмый, балаларга карата яратуын, назын күрсәтә, киңәшләрен бирә, алар белән вакытын кызганмый. Гаиләдә әти белән әнинең бер-берсен аңлап, бер юнәлештә булуы бик мөһим, – ди ул.

Һәр бала белән ана булу бәхете яңадан ачылаБүген Гыйләҗевлар гаиләсендә тормыш үз агымы белән дәвам итә. Өйдә берьюлы өч баланың шатлыклы авазы яңгырый, һәр көн үз мәшәкатьләре, үз сөенечләре белән килә. Алты яшьлек Иделия әнисенең ярдәмчесе булырга өйрәнә, бер яшьлек Данияр дөньяны танып-белә, ә бер айлык Рамил исә гаиләнең иң кечкенә, иң кадерле кунагы булып, барысының да игътибарын үзенә җәлеп итә.

Ана бәхете балалар саны белән генә үлчәнми, әлбәттә. Ул һәр сабыйның беренче елмаюында, тәүге адымнарында, әнисен кочаклап алуында, «әни» дип эндәшүендә. Һәр бала белән бу бәхет яңадан туа, яңадан ачыла. Ә бер өйдә берничә бала үсүе — аларның киләчәктә бер-берсенә иң якын кешеләр, иң зур терәк булып калуы өчен дә матур нигез.


Нет комментариев