Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада кысаларында Актаныш районында узачак чаралар планы төзелде.
1–10 декабрьдә Актаныш районында Халыкара инвалидлар көне уңаеннан төрле очрашулар, мәдәни-тәрбияви чаралар, спорт ярышлары һәм хәйрия акцияләре үткәреләчәк.
Декаданың төп максаты — сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар һәм ярдәм күрсәтү, аларның җәмгыять тормышында актив катнашуына шартлар тудыру, мәрхәмәтлелек һәм үзара ярдәмләшү кыйммәтләрен ныгыту.

Декада кысаларында узачак төп чаралар
1 декабрь
-
10:00 сәгатьтә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә район башлыгы һәм район җитәкчелегенең авыл җирлекләрендәге инвалидлар җәмгыятьләре рәисләре белән очрашуы.
-
Мәгариф оешмаларында «Без барыбыз да төрле, ләкин барыбыз да тигез» дигән мәгълүмат сәгатьләре.
-
Балалар иҗаты үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Өмет торналары» муниципаль оригами бәйгесе.
-
1–3 декабрьдә район башлыгының урын өстендә ятучы инвалид балаларның өйләренә баруы.

2 декабрь
-
14:00 сәгатьтә «Игелек үзәге» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә менталь үзенчәлекләре булган кешеләр өчен прәннекләр әзерләү буенча мастер-класс.
-
14:00 сәгатьтә Минзәлә дәүләт татар драма театрына хәйрия спектаклен карарга бару оештырыла.
3 декабрь
-
Балалар иҗаты үзәгендә «Игелек кыл» хәйрия ярминкәсе.
-
Яңа Әлем авыл мәдәният йортында «Бердәмлек, иҗат, үсү ноктасы!» район иҗади фестиваль-форумы башлана. Ул 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Программада әдәби-китап күргәзмәләре, иҗади очрашулар, балалар курчак театры спектакльләре, мастер-класслар, халык һөнәрчелеге белән танышу һәм сәламәтләндерү юнәлешендәге бию дәресләре каралган.
4 декабрь
-
«Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Һәркем — 88» фильмы күрсәтелә.
-
14:00 сәгатьтә «Җылы йөрәкләр» мастер-классы үткәрелә. Катнашучылар кәгазьдән йөрәкләр ясап, фотозона бизәячәк.
-
14:00 сәгатьтә «Игелек үзәге»ндә социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар өчен «Тигезләр арасында тигез» кыска метражлы документаль фильмнар күрсәтелә.
7 декабрь
-
10:00 сәгатьтә район мәдәният йортында «Мәрхәмәтлелек» хәйрия марафоны узачак.

8 декабрь
-
09:00 сәгатьтә «Батыр» спорт комплексында һәм Балалар иҗаты үзәгендә (шахмат буенча) мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада.
-
Район үзәк китапханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучы инвалидлар белән «Без бергә» дип исемләнгән очрашу.
9 декабрь
-
Сәнгать мәктәбендә «Чикләрсез игелек» дигән җылы очрашу, чәй табыны оештырыла.
-
Такталачык сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә Балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләренең тәрбияләнүчеләр белән «Күңел түрендә хәтер» дип исемләнгән очрашуы. Башлана 10:00 сәгатьтә.
-
09:00–11:00 сәгатьләрдә «Батыр» спорт мәктәбендә бадминтон буенча мастер-класс һәм күнекмәләр үткәрү.
Декада дәвамында
1–10 декабрь көннәрендә районның мәгариф оешмаларында «Яхшы йорт», «Яхшы ишегалды» волонтерлык акцияләре, «Көннәрегез якты булсын» дип исемләнгән котлау открыткалары әзерләү һәм тапшыру, «Ярдәмебезне тоегыз» акциясе узачак.
Шулай ук укучылар өчен «Мәрхәмәтлелек турында сөйләшик», «Кешеләргә игелек бүләк итегез» дигән игелек дәресләре, «Яшәргә ярдәм итүче китаплар» күргәзмәләре, педагог-психологлар катнашында түгәрәк өстәлләр, паралимпия спортчылары турында «Үз көчеңә ышан» дип исемләнгән әңгәмәләр оештырылачак.
«Игелек үзәге» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Игелек тартмасы» хәйрия акциясе үткәреләчәк. Волонтерлар ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең өйләренә барып, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә булышачак. Социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагында булган кешеләр өчен «Без сезгә күңел җылыбызны бүләк итәбез» декадасы кысаларында өйләрендә бәйрәм чәй табыннары һәм җанлы әңгәмәләр оештырылачак.
Медицина ярдәме һәм сәламәтләндерү чаралары
Актаныш үзәк район хастаханәсе тарафыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дәвалау-сәламәтләндерү чаралары күрсәтеләчәк, ялгыз яшәүче һәм хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә табиблар, шул исәптән тар белгечләр, өйләренә барып медицина тикшерүе үткәрәчәк. Закон нигезендә ташламалы дарулар белән тәэмин итү дәвам итәчәк.
«Дулкын» йөзү бассейнында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 09:00–12:00 сәгатьләрдә шөгыльләнү мөмкинлеге каралган.
Декада кысаларында узачак чаралар районның социаль челтәрләрендә, «Актаныш таңнары» газетасында, җирле телевидение һәм радиода яктыртылачак.
Мәрхәмәтлелек, игътибар һәм ярдәм бер декада белән генә чикләнергә тиеш түгел. Һәр кешенең кадерле булуын тоеп яшәве, җәмгыятьтә үз урынын табуы өчен бердәм булып эшләү мөһим.
Нет комментариев