Такталачык мәктәбендә махсус хәрби операциядә һаләк булучыларга истәлек тактасы ачылды
Бүген Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә махсус хәрби операциядә һаләк булган авылдашлары Тимиров Азат Илдус улы һәм Аюпов Тимур Айнур улы истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды
Бүген Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә махсус хәрби операциядә һаләк булган авылдашлары Тимиров Азат Илдус улы һәм Аюпов Тимур Айнур улы истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды.
Әлеге чарада һаләк булган хәрбиләребезнең якыннары, туганнары, район башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, Әфган сугышы ветераннары, мөгаллимнәр, укучылар катнашты.
Тимур Аюпов 1998 елның 31 гыйнварында Такталачык авылында туган. Шушы мәктәптә белем алган. 2016-2017 елларда армия сафларында хәрби бурычын үти.
2023 елның 6 гыйнварында үз теләге белән махсус хәрби операция уздырылган Украина якларына китә. Снайпер ярдәмчесе, корректировәик булып хезмәт куя. 3 апрель көнне Артемовск өчен барган бәрелешләрдә батырларча һаләк була. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.
Тимурга нибары 26 яшь иде.
Азат Тимиров 1986 елның 21 ноябрендә Актаныш районының Такталачык авылында туган.
2022 елның 27 октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә китә.
2023 елның 30 декабрендә һәлак булуы турында хәбәр килә.
Азат Илдус улы Батырлык Ордены белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев