Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәйрия

Актаныш районындагы «Мәктәпкә барырга булыш» хәйрия акциясе Мари Суыксуы авылында старт алды

Актаныш районында «Мәктәпкә барырга булыш» хәйрия акциясе нә Мари Суыксуы авыл көнендә старт бирелде. Махсус хәрби операциядәге Марсель Галимовның кызы Ясминәгә мәктәп-кирәк яраклары тапшырылды.

Актаныш районының Мари Суыксуы авылын батырлар авылы диләр. Мари Суыксуында туып- үскән Раил Надриев, Сергей Мосолов, Богдан Абышев кебек асыл егетләр махсус хәрби операциядә иң югары дәүләт бүләкләренә лаек булдылар. Ватан өчен изге көрәштә яу кырында һәлак булган геройларның исемен авыл халкы кадерләп саклый. Мәктәптә аларга багышланган почмак ачылды, фоторәсемнәре укучыларны Туган илебезне яратуның иң матур үрнәге. Тагын дүрт авылдашлары илебез азатлыгы өчен неонацизмга каршы Украинада хәрби хезмәт юлын уза. Аларның берсе Марсель Галимовның кызы Ясминә 4 нче сыйныфка барырга әзерләнә. Мари Суыксуы мәктәбе диреткоры, Мари автономияле җәмгыяте җитәкчесе Эдуард Галиев Ясминәгә бар халык алдында Авыл көнендә «Мәктәпкә барырга булыш» акциясе кысаларында мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев