Актанышта педагогларның август конференциясе «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе белән старт алды
Бүген Актаныш районының барлык мәгариф җәмәгатьчелеге традицион педагогик конференциягә җыелды. Август киңәшмәсе Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае каршындагы мәйданда «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе белән старт алды.
Конференция эшенең мәртәбәле кунаклары- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының укыту-методик эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Гайфуллина, башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакированы иң элек балалар бакчалары нәниләре сәламләде.
Балалар бакчалары коллективлары тәрбия һәм белем бирү юнәлешләрендәге эш тәҗрибәсе белән таныштырды.

Дәүләт эшлеклеләре республикакүләм "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе кысаларында 14 беренче сыйныфка барачак укучыларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк итте.
Шулай ук әлеге хәйрия акциясендә «ТАТЕЛЕКОМ» җәмгыятенең Актаныштагы филиалы да үз өлешен кертте.
- Актаныш районында "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе уку елы башланыр алдыннан унсигезенче тапкыр оештырыла.
- Быел мәктәпкә 215 укучы укырга керә, шуларның 23енә матди ярдәм күрсәтелә.
- 2-11 сыйныф укучылары арасында 32 ярдәмгә мохтаҗ бала бар.
- 28 укучы махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары. Бу балаларга мәктәпләр үзләре ярдәм итте.
- 2025 елгы хәйрия акциясе барышында районыбызның 55 укучысына ярдәм күрсәтелде.
Кунакларны Бөек Җиңүнең 80 еллыгына уңаеннан авыл җирлекләреннән илебез азатлыгы өчен көрәшкән ветераннарга багышланган роллаплар каршында «Юнармия» отрядлары әгъзалары сәламләде. ЮИД отрядлары, «Алдынгылар хәрәкәте» әгъзалары, «БлагоДарение» хәйрия фонды волонтерлары да районыбызда алып барылган тәрбияви-патриотик рухны тәкъдим итте.
Мәдәният сарае фойесында «Үсеш ноктасы» проектында катнашучы ун мәктәп һәм китапханәчеләр эшчәнлекләре турында сөйләде. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат физика-математика ппедметлары буенча алгарышка ничек ирешүләрен күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев