Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәйрия

Барысы да Җиңү өчен!

Балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче «Актаныш хәрәкәте» волонтерлары махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга ярдәм итүдә зур эш башкара. Иҗат үзәгендә һәм авыл җирлеләрендә маскировка челтәрләре үрү өчен материаллар кайтарыла, сугышчыларның гозерләрен үтәүдә дә өлгерлек күрсәтә алар.

«Актаныш хәрәкәте» волонтерлары Чаллыдагы «Хокук тәртибе гаскәрләре союзы» волонтерлары белән тыгыз хезмәттәшлек итә, бу тәэмин итү һәм логистика мәсьәләләрен оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә. Ренат Мирзаянов җитәкчелегендәге оешма маскировка челтәрләре үрү өчен 300 мең сумлык материаллар кайтарды, 91 рулон «бобины» рулонының 28ен якын-тирә районнарга- Тукай, Азнакай районнарындагы авыллардагы волонтерларга бирсәләр, калган 63 е Актаныш районы авылларына таратылды. Бүген әлеге материаллар белән Актанышның балалар иҗат үзәгендә, Күҗәкә һәм Пучы мәктәпләрендә маскировка челтәрләре үрәләр. Шулай ук Яңа Әлем, Күҗәкә, Югары Яхшый, Табанлыкүл, Чалманарат, Такталачык, Бурсык, Мәсәде һәм Пучы авыл халкы да гуманитар ярдәм әзерләүдә күп көч куя. 

«Актаныш хәрәкәте» волонтеры Илина Арсланова Мари Суыксуының «За сновей» группасының бик нык актив эшләвен искәртте. Махсус хәрби операциядә илебез киләчәге өчен утлар-сулар кичкән батырларның күбесе шушы авылдан.

Авыл халкы буш вакытларында маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясыйлар. Әтәс авылы халкы да бик актив, февраль аенда 100 дән артык йомыркага токмач кистеләр. Әзер токмачларны «Актаныш хәрәкәте» волонтерлары Минзәләдәге коры ашлар цехына алып барып тапшырган. Шулай ук  коры ашлар ясарга ярмалар да җыела.

«Актаныш хәрәкәте» якташларыбыз белән тыгыз элемтәдә. Сумское юнәлешендә 1431 полкта хезмәт итүче "Дельфин" позывнойлы Актаныш егетенә ярдәм иткәннәр, 23 февральгә кадәр халык булышлыгы белән "Мавик-3" квадрокоптерына 54 меңлек аккумулятор сатып алганнар. 

-Тагын бер яңа сборны җыюны тәмамладык, махсус хәрби операциядәге якташларыбызга күчмә штаб- прицеп өчен вагон кирәк иде. Солдатларыбыз Курск юнәлешеннән Донецк юнәлешенә күчә. Бу вагон штаб ролен үти, анда рацияләр, дроннарны заряжать итәчәкләр. Битараф булмаганнар көче белән тиз арада 150 мең сум акча җыелды, сугышчыларыбыз үзләре 80 мең сум акча тапшырды, шулай итеп эченә электр челтәре кертелгән, барлык уңайлыклар тудырылган вагонны сатып ала алдык.  

Узган атнада халкыбыз көче белән 25 маскировка челтәре үрдек, аның эченә күчтәнәчләр тыгып Чаллыдагы волонтерларның «Уңыш навигатор үзәгенә» җибәрдек.  Челтәрләребез бик тиз һәм бик күп үрелә. Шуңа сораучылар булса, 20 челтәребез әзер, мөрәҗәгать итегез,- ди «Актаныш хәрәкәте»н оештыручыларның берсе, волонтер Гөлназ Гарифуллина.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев