Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

«БлагоДарение» фонды өченче ел рәттән шахматчы һәм волонтер балаларыбызны Яңа ел белән котлады

Тиздән- Яңа ел! Ә Яңа ел бәйрәме тылсымлы да, могҗизалы да ул! Районыбызның шахмат спортын үз итеп аеруча уңышларга ирешкән балалары һәм яшь волонтерлары бүген «БлагоДарение» Хәйрия фондының Яңа ел тәбрикләүләрен кабул итте. Алдынгы укучыларыбызны «Сихәт» кафесында мул табыннан янында хөрмәтләделәр.

 "БлагоДарение" Хәйрия фонды командасы җитәкчеләре, яшь буынның сәләтен ачуда, балаларны кечкенәдән мәрхәмәтлелеккә, ярдәмчелеккә, кешеләргә булышудан тәм табарга өйрәтүдә искиткеч зур хезмәт куя.

Бәйрәм тантанасына килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова фондның әлеге эшчәнлегенә югары бәя биреп фонд президенты, шахмат федерациясе рәисе Фәрит Салиховка район башлыгы Ленар Зарипов исеменнән зур рәхмәтләрен белдерде.

Яңа ел бәйрәме алдыннан спорт федерацияләре арасында бары тик шахматчыларга гына менә шундый сый-хөрмәт күрсәтеп, алдагы уңышларга мотивация тудырылуын билгеләп үтте. 

Фәрит Салихов яшь  райондашларыбызга бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды, аларга изге теләкләрен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев