Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Гаилә ишәя

Шәйхетдиновлар тагын ике ятимә кыз бала алып кайттылар. Яр Чаллыдан. Барысы җидәү булдылар. Сигезенчесенә документлар әзерлиләр. Хәниф белән Фәнзилә тагын тәрбиягә балалар алып кайткан икән, диделәр. Башта икеләнебрәк уйланып тордым. Дөресрәге, ышаныбрак та җитмәгән идем. Туктале, мин әйтәм, кеше белмичә сөйләнмәс, кереп күреп чыгыйм әле үзләрен, дидем. Түзмәдем. Күршедә генә...

Шәйхетдиновлар тагын ике ятимә кыз бала алып кайттылар. Яр Чаллыдан. Барысы җидәү булдылар. Сигезенчесенә документлар әзерлиләр.
Хәниф белән Фәнзилә тагын тәрбиягә балалар алып кайткан икән, диделәр. Башта икеләнебрәк уйланып тордым. Дөресрәге, ышаныбрак та җитмәгән идем. Туктале, мин әйтәм, кеше белмичә сөйләнмәс, кереп күреп чыгыйм әле үзләрен, дидем. Түзмәдем. Күршедә генә бит. Ишек алды тулы бала-чага, чыр-чу килеп, шагара куптарып уйнап йөриләр. Хуҗаларны чакырып чыгардым да, сораштыра башладым.
- Чын, тагын 2 кыз бала алып кайттык. Өченчесенә документлар әзерлиләр,- дип сүз башлады Фәнзилә. - Бер атна чамасы холыкларын өйрәнәбез, үзләрен ничек тотарлар, алдагы кыз апалары белән дуслаша алырлармы? - ди.
- Барысы ничәү булдылар инде?
- Җидәү.
Бер рәткә тезеп саныйсы иттем. Уңнан санаганда да җиде, сулдан да шул ук сан чыга.
Үзенекеләр белән (хәзер болары да үзенекеләр инде) төп-төгәл ун бала.
Былтыр бөтен шартын китереп, җәйге ашханә бинасы төзеп куйган иде Хәниф. Нигә шулкадәр зур итеп төзергә? Берәү бар иде бит инде! Баксаң, гаиләләренең ишәясен күздә тоткан булган икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев