Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Яңа Кормаш мәктәбе укучыларына Илдар Халиков ярдәме белән алынган мәктәп кирәк-яраклары бүләк иттеләр

2023-2024 нче уку елында Яңа Кормаш мәктәбендә 4 бала белем алачак. Аларның икесе икенче, икесе дүртенче сыйныфка бара. Бүген аларның һәрберсенә «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе кысаларында авылдашлары Илдар Халиков юллаган бүләкләрне тапшырдылар.

Яңа Кормаш авылы Татарстан Республикасы Премьер-министры булып эшләгән Илдар Халиков өчен бик кадерле төбәк. Әнисенең туган авылы ул. 

Илдар Шәфкать улы Яңа Кормашка һәрвакыт ярдәм итеп торды. Авылда мәчет салу, аның имамына йорт төзү һәм хезмәт хакы чыгымнарын күтәрде. Мәктәп төзелешенә дә меценатның саллы ярдәме кергән. Соңгы елларда Илдар Шәфкать улы укучыларга "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе кысаларында булышып килә. 2023-2024 нче уку елы алдыннан да хәйрияче кечкенә авылдашларына бүләкләр җибәргән.

Бүген әлеге бүләкләрне укучыларга тантаналы төстә Илдар Халиковның абыйсы Рәсүл Харисов тапшырды. 

Яңа Кормаш авылында 30га якын бала исәпләнә. Аларның алтысы балалар бакчасында тәрбияләнә. 4 укучы Яңа Кормаш башлангыч мәктәбендә белем ала. 20ләбе күршедәге Татар Суыксуы гомуми белем бирү мәктәбенә, Актаныш гимназиясенә йөреп укый. 

Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина Яңа Кормаш авылында төрле чаралар оештыруда башлап йөрүче, аның яшәешен гамьле, ямьле итүдә үзеннән зур өлеш кертүче авылдашларга рәхмәт белдерде. 

Илдар Халиков нәкъ менә Рәсүл Харисов аша авылдашлары белән элемтә тота. Август аенда "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе старт бирелүгә дүртенче ел рәттән Рәсүл абыйга билгеле бер күләмдә акча җибәрә. Мәктәп укытучысы, ата-аналар белән киңәшләшкәннән соң алдагы елларда укучыларга портфельләр һәм канцелярия товарлары сатып алганнар.

Быел исә төрле предметлар өчен  өстәмә эш дәфтәрләре кирәклеге ачыкланган. Бүләкләр янына дәфтәрләр, төсле кәгазьләр, карандаш, ручка, альбом да бар. Фәридә Харисова укучыларны, мәктәпне гел кайгыртып торганы өчен Илдар Шәфкать улына бик рәхмәтле:

- Якты, җылы мәктәбебезне 2010 елда салдылар. Уку йортын төзетүдә дә Илдар Халиковның ярдәме зур булды. Мәктәпне ничек тә саклап калырга иде.  Быел балалар бакчасына 7 бала йөри. Аларны алдагы елларда мәктәптә көтәбез,- ди 31 елын укытучы булып эшләүче Фәридә Фәвәсим кызы.

Тантаналы чарада мәктәп укучылары, балалар бакчасы коллективы, ата-аналар катнашты. Аларның барысы да бу матур бәйрәмне оештыручыларга, Илдар Халиковка чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев