Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов мөмкинлеге чикләнгәннәрне “Актаныш таңнары” газетасына яздырды
Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Хуҗаҗан улы Вахитов — безнең һәм газета укучыларыбызның якын дусты, киң күңелле, ярдәмчел кеше.
Ул һәрвакыт райондашларыбыз турында кайгыртып яши. Быел да игелекле гамәлен дәвам итеп, физик мөмкинлекләре чикләнгән 20 райондашыбызны 2026 елның икенче яртыеллыгы өчен “Актаныш таңнары” газетасына яздырды. Бу — зур ярдәм һәм игътибар билгесе. Вәсим Хуҗаҗан улына чын күңелдән зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Хөрмәтле райондашлар! Без дә сезне әлеге игелекле эшкә кушылырга чакырабыз. Физик яктан мөмкинлекләре чикле, мохтаҗ якташларыбыз өчен газетага яздыру — аларга рухи терәк, дөнья белән бәйләнеш булдыручы мөһим ярдәм.
Хәзерге вакытта язылу дәвам итә. Газетага язылу бәясе — 1072 сум.
Бергәләп изге эшләр кылыйк, ярдәмгә мохтаҗларга терәк булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев