Районда игълан ителгән инвалидлар ункөнлеге сәламәтлекләре какшаган райондашларыбызга тагын бер кат игътибар юнәлдерергә этәргеч.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләргә ярдәм акциясе кысаларында җитәкчеләр авыл җирлекләрендәге инвалидлар тәрбияләнә торган гаиләләрнең тормыш-көнкүрешләре белән таныша. Район Советының аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов Иске Кормаш авылында яшәүче Айнур Юнысов белән очрашып сөйләште. Айнурга Илшат Илфат улы акчалата ярдәм һәм күчтәнәч кабы тапшырды.
Нет комментариев