Зөбәер авылы халкының изге гамәлләре бердәмлек һәм рухи ныклык үрнәге ул
Зөбәер авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итү юнәлешендәге игелекле һәм оешкан төстәге эшчәнлеген актив дәвам итә.
Авылдашлар зур тырышлык белән 7х11 метр зурлыгындагы маскировка челтәре үреп, «Без бергә» хәйрия фондына тапшырды. Бу гамәл — авыл халкының рухи бердәмлеген, ил язмышына битараф булмавын ачык чагылдыра.
Волонтер, лаеклы ялдагы педагог Нурдидә Хаҗипова билгеләп үткәнчә, челтәрне дүрт көн эчендә үргәннәр. Эш көн саен кичке 19:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр оешкан төстә алып барылган. Зур җаваплылык һәм түземлек белән башкарылган хезмәт авыл халкының бер максат тирәсендә туплана белүен тагын бер кат дәлилли.
Зөбәер авылыннан махсус хәрби операциядә алты ир-егет хезмәт итә. Аларның якыннары да игелекле эшләрдән читтә калмый. Маскировка челтәре үрүдә Марат Салихҗановның әнисе Лилия апаның актив катнашуы аерым игътибарга лаек. Ул — балаларында туган илгә мәхәббәт, намус һәм җаваплылык кебек кыйммәтләрне тәрбияләгән ана. Аның икенче улы да узган көздә хәрби хезмәткә киткән. Ана йөрәге исә улларының исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуын өмет белән көтә.
Авылның өлкән буын вәкилләре бу игелекле эшкә зур өлеш кертә. Алар, вакытларын нәтиҗәле файдаланып, маскировка челтәрләре үрү белән беррәттән, хәрбиләр өчен коры аш әзерләүдә дә актив катнашалар. Шулай ук «Без бергә» фондына ваккуумлы ашларга кушарга чөгендер, кишер кебек яшелчәләрне кыргычтан уып, шулай ук ярмалар китергәннәр. Бу — авыл халкының хезмәт сөючәнлеген, җаваплылыгын һәм ярдәмчел рухын тагын бер кат раслый.
Моннан тыш, 16 май көнне «Без бергә» хәйрия төркеме Зөбәер авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырды. Чара барышында 24 700 сум күләмендә акча җыела.
Әлеге игелекле башлангычка читтә яшәүче авылдашлар да, шулай ук төрле сәбәпләр аркасында концертта катнаша алмаган кешеләр дә үз өлешләрен кертә. Бу вакыйга Зөбәер авылы халкының бердәмлеген, рухи тотрыклылыгын һәм изгелеккә булган ихлас омтылышын тагын бер кат раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев