Батырлар даны мәңгелек!
Ул – барыбыз өчен дә изге көн. 1941нче елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам итте. Авыр югалтулар һәм җимереклекләр, ачы күз яшьләре белән тулы ул көннәр халык хәтереннән мәңге җуелмас. Сугыш корбаннары берничә дистә миллионнар белән исәпләнә. Безнең илдә сугышның утлы җиле кагылмаган гаилә калды микән?! Күпләр дошманга каршы – фронтның алгы сызыгында, кемнәрдер тылда көрәште.
Бөек Җиңү өчен без бик кыйммәт хак түләдек. Фәкать өч миллионлы бер Татарстан гына да фронтка 700 меңнән артык улын һәм кызын озатты, аларның яртысы диярлек туган җиренә әйләнеп кайтмады... Бу сугыш аналар йөрәгенә гомерлек кайгы-хәсрәт салды. Күпмилләтле илебез халыклары арасында Татарстан уллары һәм кызлары батырлыклары белән аеруча дан казандылар. Актаныш төбәге дә андый батырларга бай. Без зур горурлык һәм хөрмәт хисләре белән якташларыбыз – Советлар Союзы геройлары – Баян Давлетов, Гатаулла Минаев, Хәсән Заманов, Гомәр Һадимөхәммәтов, Сергей Фадеевларны бүген тагын бер кат искә алабыз. Ватан хакына көрәштә ятып калган 9 меңнән артык райондаш-ларыбызның якты истәлегенә баш иябез. Бүгенге көндә безнең сафта атлаучы, яшь буынны үзләренең батырлыгы үрнәгендә тәрбияләүдә һаман да тынгы белмәүче өч ветераныбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев