Без сезне онытмыйбыз!
Җиңү көнендә Актаныш районы мәдәният бригадасы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләрендә котларга дип юлга чыкты. Җырлар, шигырьләр һәм ихлас рәхмәт сүзләре белән артистлар геройларга шатлыклы, сөенечле минутлар бүләк иттеләр.
Һәр визит кечкенә бәйрәмгә әверелде:
җиңүчеләр буыны батырлыгы турында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, сугыш елларының күңелле җырларын тыңлагач, күзләргә бәхет яшьләре килде.
Бу гади концерт номерлары гына түгел, ә буыннар арасындагы тере элемтә, кадерле ветераннарыбызга шәхсән: "Җиңү өчен рәхмәт! Без сезне хәтерлибез һәм яратабыз!» дип әйтү, хөрмәт белдерү!
Бу мөһим акцияне оештыручыларга аерым рәхмәт! Сез ветераннарга күңел җылысы бүләк иттегез. Мондый мизгелләр бәйрәмне чын-чынлап гаиләнең истәлекле көненә әйләндереп, онытылмаслык итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев