Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!
Бүген Актанышта Бөек Җиңүнең юбилеен- фашист илбасарларын тар-мар итүнең 80 еллыгын бәйрәм иттеләр. Җиңү көне иртәнге сәгатьләрдән үк күңелле мизгелләр белән башланды. Ленин урамы буйлап батырлар истәлегенә йөреш узды, данлы елларның истәлегенә күргәзмәләр эшләде.
Икенче өлештә «Ватан дәшә- Родина зовет» конкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләрне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлап, дипломнар тапшырды.
«Җиңү җырын җырлый Актаныш» конкурсы җиңүчеләре Бөек Ватан сугышына багышланган җырларны башкарып Җиңү паркы мәйданына юл тотты.
https://vk.com/wall-31077111_68833
https://vk.com/wall-31077111_68834
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев