Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Яңа Әлемнең тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары «Җиңү җырын җырлый Актаныш» акциясенә кушылды

«Җиңү җырын җырлый Актаныш» акциясе кысаларында Яңа Әлем мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авылның актив кешеләрен берләштергән хор коллективы район жюрие каршында чыгыш ясады. «Җиңү җырын җырлый Актаныш»- иҗади конкурс кына түгел, буыннар арасындагы күңелгә үтеп керерлек очрашуы да булды: залда Бөек Ватан сугышы вакытында авылда фидакарь хезмәт куйган тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары катнашты.

 

Хорчылар музыкаль номерлар күрсәтер алдыннан яшь артистлар бию композицияләре белән тамашачыларны сөендерде. Бигрәк тә өлкән яшьтәге кунаклар чыгышларны җылы каршы алды, алар сугыш елларының таныш көйләренә үзләре дә кушылды. 

"Мондый очрашулар-үткән белән киләчәк арасындагы күпер. Яшьләрнең тарихны дәреслекләрдән генә түгел, ә үткәннәрне үз күзләре  белән күрүчеләрдән белүе мөһим», — дип ассызыклый оештыручылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев