Җиңү җырын җырлый Актаныш: Балалар иҗат үзәге коллективы акциягә легендар «Катюша»ны әзерләгән
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү җырын җырлый Актаныш» бәйрәм акциясе кысаларында балалар иҗаты үзәге хоры чыгышы матур бер бизәк булды. Үзәк педагоглары һәм хезмәткәрләре сугыш еллары җырларыннан попурри, шулай ук легендар «Катюша» ны — совет халкының өмет һәм ныклык символын башкардылар.
Михаил Исаковский шигыренә һәм Матвей Блантер музыкасына язылган "Катюша " балалар белән эшләүче педагоглар башкаруында аеруча тәэсирле яңгырады. Сугыш елларында ук бөтен халыкның яраткан җыры тамашачыларга иң авыр вакытларда да илһамландыра алырлык сәнгатьнең көчен кабат искә төшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев