Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

1 сентябрьдән машина йөртүчеләр өчен үзгәрешләр кертелә

Мондый үзгәреш турында машина йөртүчеләргә «Деломант Групп» юридик компаниясенә нигез салучы, эксперт Таисия Вепренцева искә төшерде, дип яза РИА Новости.

Россиядә 1 сентябрьдән автомобиль аптечкасына яңа таләпләр үз көченә керә.

Аптечканың яңа составына медицина битлекләре һәм перчаткалар, шулай ук йөрәк-үпкә реанимациясе өчен бер тапкыр кулланыла торган битлек керергә тиеш. Моннан тыш, аптечканы кан туктату өчен жгут, марля бинты, лейкопластырь, кайчы һәм хирургия кайчысы белән тулыландырырга кирәк.

Юрист искәрткәнчә, узган елның сентябрендә автомобильгә техник карау узу өчен кирәк булган мәҗбүри исемлектән аптечканы алганнар.

Сәламәтлек саклау министрлыгы 31 майда автомобиль аптечкасының яңа составын раслады. Документ үз көченә 1 сентябрьдә керәчәк, әмма бу датага кадәр комплектланган аптечкаларны аларның яраклылык срогы беткәнче, әмма 2027 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча кулланырга мөмкин булачак.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев