Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Аккүз мәктәбе укучылары кадерле кешеләрен мәктәпкә чакырып котлады

Бүген Әниләр көне. Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезне тагы бер тапкыр хөрмәтләргә матур сәбәп ул. Аккүз мәктәбе директоры урынбасары Розалия Җәмилованың хәбәре дә шул хакта.

Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын аңлату, аларга ихтирам, хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү максатыннан, укучылар белән “Әниләр көне” нә багышланган кичә уздырылды.

Иң газиз кешеләре -  әниләренә укучылар җырлар җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр һәм  үз куллары белән ясаган  бүләкләрен тапшырдылар.

Әниләр мәктәпнең «Туган якны өйрәнү» музеенда экскурсиядә булдылар. Соңыннан «Сәламәт әни – сәламәт бала!» дип аталган акция уздырылды. Укучылар әхлакый кыйммәтләрне һәм гаилә традицияләрен пропагандалаучы плакатлар ясадылар. Акциядә катнашкан әниләргә «йөрәкләр» таратылды һәм кулларына кызыл-сары тасмалар бәйләнде. Бу төс - кояш төсе, шатлык, уңдырышлылык, нәсел һәм иҗади активлыкны дәвам итүгә ярдәм итә.

Тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез – әниләр. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын.

Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. 


  Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре 
буенча директор урынбасары Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев